Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

2026 елда беренче балага ана капиталы 737 мең сумнан артып китәчәк

Бу турыда Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итә.

Россия Дәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин 2026 елда ана капиталының күләме беренче балага якынча 737 мең сум булачак дип хәбәр итте. 

«1 февральдән ана капиталының күләме арттырылачак. Беренче балага ул 737 204 сумга җитәчәк, ә икенче балага, беренче бала өчен акча алынмаган очракта – 974 189 сум булачак», – диде Говырин.

Аның сүзләренчә, ана капиталы акчаларын торак сатып алуга яки төзүгә, белем алу өчен түләүгә, инвалид балаларны социаль яктан яраклаштыруга, шулай ук бала өч яшькә җиткәннән соң ата-ананың тупланма пенсия өлешен формалаштыруга юнәлтергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев