Җәмгыять рубрикасы буенча яңалыклар
-
Якты истәлеге калды
1965-66 уку елында Байлангар урта мәктәбенә бик матур яшь парлар Рафига һәм Хәмит Габделхәевлар килде. Хәмит Габделхәевич әле төзелеп тә бетмәгән мәктәптә җиң сызганып эшкә кереште. Ягулык системасын көйләү, кабинетларны җиһазлау, тәҗрибә участогын тәртипкә китерү һәм башка бетмәс-төкәнмәс эшләр... Эчке эшләрне тәмамлап, ноябрь аенда яңа мәктәптә укулар башланды. Бердәм, дус...
-
Ураза гаетен каршылыйбыз: фитыр сәдакасын мәчетләргә бирергә ярыймы һәм бу бәйрәмдә таба исе чыгару мәҗбүриме?
25 июньдә барча мөэмин-мөселманнар Ураза гаетен бәйрәм итәчәк. Рамазан ае безгә ризыкның, суның кадерен белергә, гайбәтләрдән, начар гамәлләрдән, нәфестән тыелырга, мөмкин кадәр күбрәк игелек кылырга өйрәтте, сабырлык, миһербанлылык, шәфкатьлелек сыйфатларын тәрбияләде. Изге рамазан аенда үзебезнең рухыбызны пакьләп, Раббыбызга якынайдык. Аның каршындагы изге бурычыбызны үтәп, рухи канәгатьлеккә ирешә алдык. Ураза гаете...
-
Илфак Шиһапов турында Назгөл: «Көне-төне языштык, бер тапкыр да күрешмәдек” (Ачык хат)
Күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһаповның безнең арадан китүенә бер ай була. Ул Рамазан аеның өченче көнендә - 30 майда вафат булган иде. Шушы бер ай эчендә Илфак телләрдән төшмәде. Радио-телевидение тапшыруларын аңа багышладылар, ифтар мәҗлесләрендә дә искә алдылар. Илфак Шиһаповның "Вконтакте" битен күзәтеп баручылар белә, ул еш кына диварына бер...
-
Алсу һәм Азат Фазлыевларны Төркиядә кунакханәдән куып чыгара язганнар
Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаилә белән Төркиядә ял итә. - Янәшәдә урнашкан кунакханәдә Казан фотографы Энҗе Сәгъдиева ял итә иде. Профессионал фотографны очраткач, Энҗене үзебезнең кунакханәгә фотосессиягә чакырдык. Безнең гаиләне төшергәннән соң, мин кунакханәгә кереп киттем. Янәсе комачауламыйм. Энҗе Замирә Рәҗәпова гаиләсен төшергәндә, җирле фотографлар безнекеләргә бәйләнә башлаган. Имеш, чит...
-
Фатир сатып, бала алдык (ГЫЙБРӘТЛЕ ХӘЛ)
Чит балага тәрбия бирүнең никадәр авыр икәнен һәммәбез дә белә. Ә менә әти-әнисе тәртипсез тормыш алып барган сабыйларны дөрес юлга кертү өчен тагын да тырышырга туры килә. Әмма тәрбиягә бала алучыларны бу куркытмый. Алар бар игътибарын, назын биреп әлеге сабыйларны тәрбияли, бәхетле итмәкче була. Лаеш районының Усад авылында яшәүче Шакировлар...
-
Социаль пакетның дарулар өлешен генә булса да кире кайтарып булмыймы? (сорау-җавап)
Сорау: Мин картлык буенча хезмәт пенсиясе алам, II төркем инвалид үзем. Шунлыктан социаль пакетка хокукым бар. Үткән елда, гариза язып, 2017 ел өчен әлеге хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан идем. Әмма быел дарулар кирәк булып чыкты. Социаль пакетның дарулар өлешен генә булса да кире кайтарып булмыймы? Виталий МАТВЕЕВ, Кукмара Җавап: "Дәүләт...
-
Мондый фаҗигаләр кабатланмасын
Туып-үскән авылым Кызыл Октябрьдә 1967 елның 13 июнендә зур янгын чыгып, 22 хуҗалык, 23сенең каралтысы, бер кибет янып көлгә әйләнде, кешеләр урамда калды. Ул вакыттан соң нәкъ илле ел узса да, әлеге фаҗига онытылмый. Райкомның беренче секретаре Атлас Булатов, Габдулла Баһаветдинов, район Советы рәисе Габделхәй Гарипов, аның урынбасары Зәйнетдин Камалиев,...
-
Мәктәп еллары хатирәләре...
Чыгарылыш сыйныф укучыларының дулкынланып БДИ тапшырып йөрүләрен күзәтеп, үземнең дә, ирексездән, мәктәптә укыган елларым искә төшә. Без нәкъ менә пионер беткән, комсомол булмаган, үзгәртеп кору чоры балалары инде. Ләкин безне, туры мәгънәсендә, гимназия тәрбияләде, чөнки күбебезнең әти-әниләре 6нчы тегү фабрикасында иртәдән-кичкә кадәр баш та күтәрмичә хезмәт куйдылар. Без, балалар бакчасында...
-
«Хәле бик авыр булса да: «Яшим әле», – диде. Булмады… »
Бар җиһан яшеллеккә күмелгәнгә, тереклек уянганга сөенеп яшисе генә иде дә, әмма хәсрәт арты хәсрәт килеп, иңне баса, рәхәтләнеп, канатланып яшәргә ирек бирми. Әллә яман күзләр тиде, хатыннары өчен өзелеп яшәгән өч ир туганым, балаларын гаиләле итеп, аларның уңышларына сөенеп, оныклар сөеп яшәгәндә генә бер-бер артлы тол калдылар. Матур йортлар...
-
Лицеебызның “яшь галим”е
"Тарих һәм җәмгыять" секциясендә катнашу максатыннан Сабага юл тоттык
-
Минем бабам – танкист
Алар экипажыннан бары бабам гына исән кала
-
Чуллы авылы нинди серләр саклый? (фото)
Бу турыда журналист Гөлҗофар МИННЕХАНОВА белеште
-
Зиләйлүк (хикәя)
Зиләйлә аны йөзеннән түгел, гәүдәсеннән, тавышыннан да түгел - гармун төймәләрендә биегән бармакларыннан таныды. Дөрес, егерме яшьлек егет бармаклары түгел - әз генә җыерылып, агарып киткәннәр. Шулай да төймәләрдә җитез биюе үзгәрмәгән. Кайда, кайда, әмма аны шушында очратырмын дип һич кенә дә уйламады Зиләйлә. Иренә: "Мин хәзер", - диде дә...
-
Маҗаралы ел
Кукмарага сөт илткән трактор арбасына утырып авылга кайтып барабыз. Арбада без икәү - малларны ясалма орлыкландыру технологы Сәхәбетдин Шиһабетдинов һәм мин. Арбага мичкә бәйләнгән һәм буш флягалар төялгән. Шул флягалар өстенә утырып сөйләшеп кайтабыз. Сәхәбетдин армиядә хезмәт иткән вакытында күргән маҗараларын сөйли: -Бервакыт хезмәттәшем белән таш төягән зур машина арбасына...
-
Сабак алдым
Буа авыл өчен кирәкле су чыганагы булып тора. Заманында мин, Нырты совхозы директоры Самат Габдрахман улыннан трактор сорап, шактый күп су җыелырлык буа төзеттем. Аскы ягына су агызгач торба салып калдырып, торба авызын таш плитәләр белән каплатып куйдым. Урман уртасындагы дистәләгән чишмәләрдән агып килгән су күзгә күренеп җыела башлады. Өстәвенә...