Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп еллары хатирәләре...

Чыгарылыш сыйныф укучыларының дулкынланып БДИ тапшырып йөрүләрен күзәтеп, үземнең дә, ирексездән, мәктәптә укыган елларым искә төшә. Без нәкъ менә пионер беткән, комсомол булмаган, үзгәртеп кору чоры балалары инде. Ләкин безне, туры мәгънәсендә, гимназия тәрбияләде, чөнки күбебезнең әти-әниләре 6нчы тегү фабрикасында иртәдән-кичкә кадәр баш та күтәрмичә хезмәт куйдылар. Без, балалар бакчасында...

Чыгарылыш сыйныф укучыларының дулкынланып БДИ тапшырып йөрүләрен күзәтеп, үземнең дә, ирексездән, мәктәптә укыган елларым искә төшә. Без нәкъ менә пионер беткән, комсомол булмаган, үзгәртеп кору чоры балалары инде. Ләкин безне, туры мәгънәсендә, гимназия тәрбияләде, чөнки күбебезнең әти-әниләре 6нчы тегү фабрикасында иртәдән-кичкә кадәр баш та күтәрмичә хезмәт куйдылар. Без, балалар бакчасында рус телендә сөйләшергә күнеккән балалар, беренче тапкыр "әхлаклылык", "кешелеклелек", "миһербанлык" сүзләрен гимназиядә дәресләрдә һәм сыйныф сәгатьләрендә укытучыларыбыздан ишеттек. Моның өчен без аларга чиксез рәхмәтлебез. Бүген безнең арабызда булмаса да, минем аеруча Монипова Венера Хаҗип кызы турында әйтеп китәсем килә. Ул, чын мәгънәсендә, үз фәненә, татар әдәбиятына, татар халкы тарихына гашыйк булган укытучы иде. Шул ук хисләрне ул бездә дә тәрбияләргә тырышты. Аның дәресләрендә без татар халкының бөек классик язучыларының әсәрләрен укып, аның геройларыннан үрнәк яки гыйбрәт алырга өйрәндек. Венера Хаҗип кызының дәресләре аеруча җанлы, күңелгә үтеп керә торган була иде. Аның бервакытта да тавыш күтәргәне булмады, чөнки без аны күз карашыннан аңлап ала идек. Сер итеп кенә булса да әйтим әле. Миңа аның дәресләрендә аеруча рәхәт иде. Ул миңа ягымлы, йомшак итеп эндәшә иде. Минем дә кызым Ландыш исемле дип әйтә торган иде.

20 елдан артык вакыт үтсә дә, шушы тыйнак кына, мөлаем йөзле, гадел укытучы күңелдә бер тирән хатирә булып уелып калган.

Минемчә, киләчәк буынга һөнәр сайларга, дөрес юнәлештә барырга нәкъ менә шушындый укытучылар ярдәм итәләрдер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев