Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Минем бабам – танкист

Алар экипажыннан бары бабам гына исән кала

Мин Шәрипов Садыйк Шәрип улы турында язарга телим. Ул минем әниемнең бабасы була. 1924 елны Байлар Сабасы авылында дөньяга килә ул. 1942 елда, 18 яше тулуга, аны фронтка алалар. Сугышның ни икәнен дә белмәгән япь-яшь егетләрне фронтка кертеп җибәргәнче ярты ел дәвамында Казан шәһәрендәге танк училищесында әзерлек курсларында укыталар, танкист булырга әзерлиләр. Аннары фронтка озаталар. Авыл җирендә туып-үскән, авырлыкларны җиңәргә өйрәнгән бабам фронт сызыгында һәрвакыт алда була. Венгрия, Австрияне азат итүдә катнаша. Вена шәһәрендә барган сугыш исә аеруча көчле була. Алар экипажыннан бары бабам гына исән кала. Бик каты яралана һәм озак вакытлар госпитальдә дәвалана. Ул Җиңү көнен шәһәр комендатурасында эшләгән вакытта каршылый. Ә туган якларына, серңант булып, бары тик 1947 елда гына әйләнеп кайта.

Венгрия, Австрияне азат итүдә катнашкан өчен медаль белән бүләкләнә. Сугыш яралары булуга карамастан, бабам озын гомер кичерә. 2009 елда 85 яшендә вафат була. Шундый курку белмәс бабам белән мин бик горурланам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев