Зиләйлүк (хикәя)
Зиләйлә аны йөзеннән түгел, гәүдәсеннән, тавышыннан да түгел - гармун төймәләрендә биегән бармакларыннан таныды. Дөрес, егерме яшьлек егет бармаклары түгел - әз генә җыерылып, агарып киткәннәр. Шулай да төймәләрдә җитез биюе үзгәрмәгән. Кайда, кайда, әмма аны шушында очратырмын дип һич кенә дә уйламады Зиләйлә. Иренә: "Мин хәзер", - диде дә...
Зиләйлә аны йөзеннән түгел, гәүдәсеннән, тавышыннан да түгел - гармун төймәләрендә биегән бармакларыннан таныды. Дөрес, егерме яшьлек егет бармаклары түгел - әз генә җыерылып, агарып киткәннәр. Шулай да төймәләрдә җитез биюе үзгәрмәгән. Кайда, кайда, әмма аны шушында очратырмын дип һич кенә дә уйламады Зиләйлә. Иренә: "Мин хәзер", - диде дә яшь җилкенчәк җитезлеге белән сәхнәгә менде. "Самир, безнең көйне уйнамассыңмы?" Таныш тавыш ишеткән ир бермәлгә югалып калды. Зиләйләнең түзмичә тыпырдап биеп киткән аяк тавышларын таныгач үзенең ялгышмавын аңлады. Гармунчы әкрен генә аңа кушылды, иреннәре яшьлегендә яратып әйтә торган "Зиләйлүк" дигән сүзләрне пышылдады. "Кырык елдан соң син аны кабат очратачаксың әле", - дигән булсалар, ул мәңге ышанмас иде. Гармунчы ир шушы минутларда йөрәк әрнеткеч, газаплы яшьлеген исенә төшерде. Исенә төшерде дип әйтү дөрес тә түгелдер, ул аны гомере буе бер минутка гына түгел, бер секундка да оныта алмыйча яшәде бит. Шушы яшендә газаплы булса да, сагынып искә алырлык яшьлек хатирәсе булу аның өчен авыр да, рәхәт тә иде...
... Самир үзләре яши торган йорт артындагы аулак бакчада утырырга ярата. Гел бер эскәмиядә, шомырт агачы ышыгында ял итү бик ошый аңа. Кайчакта гармунын да күтәреп чыга. Яраткан урыны буш булмаган көннәрдә тыныч кына кешеләрнең киткәнен көтә. Ә бүген ул урынны тиз генә бушатырга ашыкмадылар. Самир анда бер кызның ияләшкәнен сизенгән иде. Башка көннәрне ул бик озакка тукталмый, бүген исә китәргә исәбе дә юк, ахры. Егеткә кыз елый да кебек тоелды.
-Сезгә дә бу дөнья күңелсез, ахрысы, - дип куйды. Кыз дәшмәде.
-Сез әйбәт кешедер. Каты бәгырьле һәм сукыр кешеләр генә еламый. Сез миңа елыйсыз кебек тоелдыгыз.
-Көләсезме? Сез мине белмисез ич.
-Кая инде миңа кешедән көлү. Ачуыгызны китергән булсам, гафу итегез. Чыннан да, сез миңа яхшы кеше кебек тоеласыз. Миннән курыкмыйча, инде бер ай мин утыра торган эскәмиягә килеп утырасыз.
-Нигә әле мин сездән куркырга тиеш?
-Мин бит сукыр. Гарип кешедән һәркем читләшә. Андыйлар белән аралашырга да атлыгып тормыйлар.
-Үзеңне кызгандырасың киләме?
Кыз егетне "мескенләнә" дип уйлап, ачудан "син" дип дәште.
Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев