Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Последние новости

Килешү буенча хәрби хезмәт: Кукмара районында нинди мөмкинлекләр каралган

Көчле, батыр йөрәкле, үз иленең патриоты булган ир-егетләргә килешү (контракт) нигезендә хәрби хезмәт узу мөмкинлеге бирелә.

— Моның өчен теләк белдерүче, район хәрби комиссариатына шәхсән үзе килеп, яисә дәүләт хезмәтләр порталы аша сайлап алу пунктына, хәрби комиссариатка гариза белән мөрәҗәгать итә, заявка бирә ала. Барлык таләпләр дә үтәлеп, сәламәтлеге уңай, медицина буенча каршы күрсәтмәләре юк икән, ул чагында хәрби часть белән килешү төзелә, — ди район хәрби комиссары Альберт Гомәров. — Хезмәт итү килешүен төзегән хәрбиләргә Россия Оборона министрлыгыннан — 195 мең, Татарстан Республикасыннан — 1005000 сум, районнан бер тапкыр бирелә торган 100 мең сум акчалата түләү карала. 

Азат Гарифуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе:

— Килешү нигезендә хәрби хезмәт узучыларга, махсус хәрби операциядә булган ир-егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча районда эш алып барыла. Хәрбиләрнең 18 яшькә кадәрге балаларына мәктәпләрдә туклану, бюджет оешмаларында эшләп килүче түләүле түгәрәкләргә, спорт секцияләренә йөрү бушлай. Шулай ук алар ял лагерьларына да беренчеләрдән булып кабул ителәләр. Хәрби гаиләсенең билгеләнгән кураторы бар. Проблемалар килеп чыкканда, һәр кеше үзенең мөрәҗәгатен аларга җиткерә дә, без, үз чиратыбызда, комиссия утырышларында ул сорауларны уртага салып тикшерәбез. Хәрбиләр үзләре дә ялга кайткач, булган моң-зарлары белән уртаклашалар. Мисал өчен, кемнеңдер өендә суы юк, ә кемнедер юл мәсьәләсе борчый, ди. Без хәл итү юлларын эзлибез, программаларга кертү өчен тырышабыз. 

Хәрбиләрнең гаиләләрен һәм үзләрен районда узучы төрле бәйрәмнәргә, аеруча хәрби-патриотик юнәлештәге чараларга, очрашуларга чакырабыз. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән сөйләшеп, заявкалар буенча кирәк кешеләргә утынлата ярдәм күрсәтелә, социаль мәсьәләләр дә үзвакытында хәл ителә. 

Хәрби хезмәт узу өчен килешү төзергә теләүчеләр арасында, сездә ташламалар зур икән дип, күрше төбәкләрдән дә мөрәҗәгать итүчеләр бар. Килешү хезмәте турындагы мәгълүматлар белән социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә, мәгълүмати стендларда да танышырга мөмкин. Аларда күрсәтелгән «Кайнар линия» телефон номерлары аша да үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табып була. 

Билгеле булганча, районның территориаль иҗтимагый үзидарәсе хезмәткәрләре һәрчак халык арасында. 

— Махсус хәрби операция башлангач, безгә район халкы белән тагын да тыгызрак эшләү бурычы йөкләнде. Иң беренчеләрдән булып бергәләп гуманитар ярдәм тупладык һәм аны хәрбиләргә җибәрдек, — ди «Магистральный» территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Диләрә Нуриева. — Шулай ук хәрби хезмәт белән бәйле мәгълүматлар яңарган саен да иң элек, район хәрби комиссариатына барып, аның асылына үзебез төшенәбез, шуннан соң өйдән-өйгә кереп, шул хакта сөйлибез, буклетлар таратабыз, тукталышларга, кибетләргә, күпкатлы йорт подъездларына плакатлар эләбез. Килешү буенча хәрби хезмәт турында кызыксынучылар булса, хәрби комиссариат бусагасыннан башлап, район үзәк дәваханәсендә медицина комиссиясе узганда да бергә булабыз, махсус хәрби операция зонасына киткәч тә, хәрби белән элемтәдә торабыз. Гаиләдә кемгәдер — психологик, кемгәдер рухи ярдәм дә кирәк булырга мөмкин бит. Андый вакытларда да без һәрчак алар янәшәсендә. Җитди проблемалар булганда язып алып, район Башкарма комитетына барабыз, хәлне җиткерәбез. 

Кукмарада яшәүче Илсөяр Ярмөхәммәтова да килешү буенча хәрби хезмәт турында хәбәрдар: 

— Соңгы вакытта ул хакта мәгълүматлар аеруча күбәйде. Шәхсән мин үзем хәбәрләр белән район газетасыннан, сайт һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдән укып, кибетләргә кергәч, тукталышта автобус көткәндә танышам. Ярдәм чаралары, ташламалар турында да җентекләп сөйлиләр, — ди ул. — Барлык ир-егетләр дә исән-сау кайтсыннар, тизрәк илдә тынычлык урнашсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев