Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Последние новости

Истәлекләр көне: 36 ел гомерен матбугатка багышлаган Әнәс Кавый улы Әхмәдиевка исән булса 70 яшь тулган булыр иде

Рәхимсез авыру моннан 11 ел элек аны арабыздан алып китте.

Әгәр исән булса, быел хезмәттәшебез, үзенең 36 ел гомерен матбугат эшенә багышлаган Әнәс Кавый улы Әхмәдиевка 70 яшь тулган булыр иде. Әмма, кызганыч, рәхимсез авыру моннан 11 ел элек аны арабыздан алып китте. Әнәс абый янәшәбездә булмаса да, коллективта, ветеран хезмәттәшләребез күңелендә аның турындагы җылы истәлекләр саклана. 

Әнәс Әхмәдиев күп еллар район газетасы мөхәрриренең дубляж буенча урынбасары вазыйфасын башкарды. Аның белән бергә эшләп, һөнәри осталыкларын арттырган, татар теленнән рус теленә тәрҗемә ясаучы, хаталар тикшерүче кызлар да ветеран хезмәттәшебезне сагынып искә ала. 

– Миңа Әнәс Кавый улы белән 10 ел эшләргә туры килде. Әлеге бер дистә вакыт минем өчен һөнәри осталык мәктәбе булды. Ул, чын мәгънәсендә, үз эшенең остасы, тирән белемле, киңкырлы, грамоталы белгеч иде. Әнәс абый кирәк вакытта тәрҗемәче, газета полосаларына верстка ясаучы, текстлар җыючыны да алыштырды, үзлегеннән күзне йомган килеш ун бармак белән текст җыю алымын һәм башка программаларны да үзләштерде. Талантлы журналист та иде әле ул. Аның иҗаты, язмалары – безгә бүген дә үрнәк. Кирәген генә сөйләшә, үз адресына мактау сүзләре яудырганны өнәми торган, бик акыллы, гадел, тәртипле кеше булды Әнәс абый. Классик музыканы, джаз һәм блюз композицияләрен үз итте, тарихны бик яратты, аеруча Икенче бөтендөнья сугышы чорын яхшы белде. Аның иң яраткан әсәре Редьярд Киплингның “Маугли” әсәре иде. Ә инде Марк Бернес башкаруындагы “Торналар” җырын тыңлаганда күзеннән яшьләр тәгәрәп төшкәне хәтердә, – ди хәзерге вакытта Әнәс Әхмәдиевның эшен дәвам итүче Эльвира Саттарова. – Без аны бик сагынабыз, юксынабыз. 

Корректор Лариса Малова да үзенең кичерешләре белән уртаклашты:

– Әнәс абый кайчан карама авыз ерып, уен-көлке сөйләшеп йөри торган кеше түгел иде. Шулай да ял вакытларында мәзәкләр әйтеп көлдерә белде, гаебебез булса, бер яктан ачуланды, икенче яктан мактап, үсендереп җибәрде, – ди ул. – Бик ашыгыч кына каядыр барасы булганда, рөхсәт алу өчен Әнәс абый бүлмәсенә керергә куркып йөргәнне һич онытасым юк. Әмма беренче карашка усал, җитди булып күренсә дә, эчке дөньясы чиста, күңеле йомшак иде аның. Хаталар өстендә эшләргә, игътибарлылыкка өйрәткәне өчен мин аңа бик рәхмәтле. 
 

Рузилә Закирова (Иванова):

– Әнәснең әнисе Гамилә апа белән итек фабрикасында бергә эшләдем. Ул вакыты булган саен яныма кереп, улының уңышлары турында сөенеп, яратып, бар күңелен биреп сөйли иде. Шунлыктан мин Әнәс белән редакциягә эшкә килгәнче үк читтән торып таныш булдым. Алга таба университетның журналистика бүлегендә читтән торып бергә укыдык, күп еллар редакциядә хезмәт куйдык. 

Рус телендә нәшер ителүче газета өчен мөхәррир урынбасары Сергей абый Васильев җавап бирде. Әнәс исә тәрҗемәче генә түгел, аның уң кулы да иде. Алга таба әлеге җаваплы эшне Әнәс Кавый улына тапшырдылар. Журналист буларак та үз эшен тиешенчә башкарды, юк-бар мәкаләләр түгел, ә саллы, тирән анализ ясалган язмалар әзерли иде. Шулай ук тәрҗемәләре дә һәрчак камил булды. Чөнки ул бик күп газета-журналлар, матур әдәбият китаплары укыды, белемен күтәрү өстендә эшләде. Сәясәт, тарих, мәдәният, кайсы гына теманы алма, аның белән рәхәтләнеп шулар хакында сөйләшеп булды. 

Пар канаты Дания белән бик матур итеп, бер-берсен аңлашып яшәделәр. Әнәс әнисенә, туганнарына, гаиләсенә карата да игътибарлы, яхшы мөнәсәбәттә булды, аларны кайгыртып яшәде. Масаюны, кешедән көнләшүне белмәде, коллективта да беркайчан тавышланып, сүзгә килеп йөргәнен хәтерләмим. Шуның өчен дә ул минем күңелләрдә һәрчак сабыр, ипле булып саклана. 
 
Мирзәхмәт Идрисов:

– Мин сигез ел район газетасының баш мөхәррире вазыйфасын алып бардым. Ул вакытта инде коллектив тупланган, һәркем үз эшен тиешенчә башкара иде. Әнәс Кавый улы белән дә дустанә мөнәсәбәттә, үзара килешеп эшләдек. “Трудовая слава” газетасы өчен борчылып йөргәнне, ниндидер зур хаталар китеп, шулар өчен кызарганны, уңайсыз хәлгә калганны бөтенләй белмим. Әнәс Әхмәдиевның белеменә, аның грамоталылыгына тулысынча ышандым, һәм ул беркайчан сынатмады, авыр хәлгә куймады. Итагатьле, мин дип шапырынмый торган, төпле фикерле булды, һәрчак дубляж бүлегенең үзәгендә кайнады. Үзенең кул астындагы кызларны да җайлап кына эшләтә белде. Тәрҗемәләрне тикшереп чыгарга да, язмаларны полосага салырга һәм мәкаләләрне кат-кат укырга да вакыты табылды аның. Кызлар өлгермәгәндә, хәтта тәрҗемә эшенә дә алынды. Компьютерлаштыру системасы кергәч, полосаларны матурлау өчен тырышып, программалар үзләштереп йөргәне дә истә. 

Гаиләсе дә бик матур иде аның, тормыш юлдашын, улын бик яратты. Пар канаты Дания ханым редакциядә реклама белгече булып эшләде. Ул да үз бурычларын яхшы гына үтәп, тәртипләп алып барды. Кызганыч, Әнәс Кавый улының гомере генә кыска булды. Урыны җәннәттә булсын. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев