Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кукмара ТВ

Кукмарада Сабантуйга традицион бүләкләр җыю бара – видео

Традиция борынгы һәм кызыклы. Ул һәр җирдә төрлечә, әмма гореф-гадәтләрне саклап үткәрелә.

Өч тапкыр «Ура» һәм Сабантуйга бүләкләр әзер. Бу атнада Сабантуй өчен сөлгеләр җыю башланды. Традиция борынгы һәм кызыклы. Ул һәр җирдә төрлечә, әмма гореф-гадәтләрне саклап үткәрелә. 

Балалар белән, җырлап биеп урамнар буенча. «Кыңгырау» балалар бакчасы ел саен Сабантуйга яулыкны шушы составка җыя. Алар өчен бу матур традициягә әверелгән.

«Сабантуйга бүләк җыю шәһәрдә генә түгел, ә авыл җирлекләрендә дә гөрләп уза. Биредә алар башка төрле, башка мохиттә уза. Егетләрнең барысында да ак күлмәк һәм түбәтәк. Бу мөһим һәм мәҗбүри шарт. Адай авылы кеше саны буенча зур түгел. Ләкин яулык җыюда биредә барысы да теләп катнаша», — ди балаларны татар теленә өйрәтү буенча тәрбияче Рәйхана Степанова.

Газинур Галимҗанов кунакларын капка төбеннән үк каршы ала: егетләр өчен биредә өстәл, ә Сабнтуйга диеп күчтәнәчләр әзерләнгән.

«Сабантуйга дигән бүләкләрне йола буенча һәр өйдән җыялар. Егетләр исә һәрбер кешегә рәхмәт әйтеп, бәйрәмдә күңел ачарга чакырып китәләр», – ди Газинур Галимҗанов.

фото: «Кыңгырау» балалар бакчасы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев