Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кукмара ТВ

2024 елның 21 июньдагы «КукморТВ» яңалыклары

Күкрәктә кыйпылчык белән. Хезмәт җәе. Туристлар слеты – 2024. Сезон ачык. Авылда юл булачак.

Эфирда: 

Күкрәктә кыйпылчык белән

Авыр яраланган булуына карамастан ул башкаларга ярдәм итә. 37 яшьлек Тайфу позывнойлы хәрби белеме буенча – фельдшер. Хәзер ул махсус хәрби операция зонасында: авыр хәлдәге солдатларга булыша. Ләкин хәзер үзе дә ярасыз түгел: быел ул хөҗүм астында кала. Аның турында тулырак киләсе язмада. 

Хезмәт җәе

Җәй көне ял да итәләр, акча да эшлиләр. Районыбызның 160 тан артык яшүсмере каникулларын эшләп уздырачак. Берәүләр өчен бу беренче тәҗрибә булса, икенчеләре инде берничә ел рәттән төрле оешмаларда хезмәт куялар. Яшь эшчеләр белән безнең төшерү төркеме дә очрашты.

Туристлар слеты – 2024

Ике көн дәвамында саф һавада ял итү һәм спорт белән шогыльләнү. Быел 68 нче туристлар слеты Түбән Комар авылында узды. 5 команда төрле туристлык күнекмәләрен күрсәтеп, үзләрен сыный алды. 

Сезон ачык

Күптән көтелгән су коену сезоны ачык дип игълан ителде. Кукмара районында барлыгы 36 сулык бар, әмма 1 махсус җиһазландырылган урында гына су коенырга ярый. Безнең төшерү командасы җәйге эсселектән качып, кайда ял итәргә мөмкин икәнен белде.

Авылда юл булачак

Бөтен авыл белән көтеп алынган юл. Кукмара районында «Аш-Буҗи – Мәмәшир» автомобиль юлына капиталь ремонт ясауның икенче этабы башланды. Яңа объектның гомуми озынлыгы 4 километрдан бераз артыграк. Җирле халык юлны 10 ел буе көтте. Элек биредә хәлләр нинди булган Адилә Шакирова белде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев