Акциядә Лубян урман-техник көллияте студентлары катнашты.
«Урманнарны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында Лубян урман-техник көллияте студентлары Лубян участок урманчылыгының 108нче урман фонды территориясендә 3 меңнән артык гади чыршы үсентесе утырттылар. Бу хакта Лубян урман-техник көллиятенең Instagram битендә хәбәр ителә.

«Урман утырту 1.1 гектар мәйданны тәшкил итте. "Урманны саклыйк" — янгыннар, кисүләр һәм башка тискәре факторлар аркасында югалган урманнарны торгызу буенча төп проект», - диелә хәбәрдә.

Акция «Экология» милли проекты кысаларында узды.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев