Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры эш сәфәре белән Кукмара районына килде
Министр Эльмира Зарипова министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты.
Районга эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова килде. Аны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Регина Мусина озатып йөрде.
Эльмира Зарипова министрлык карамагындагы учреждениеләрнең эшчәнлеге белән танышты. Министр иң элек «Шәфкать» балаларны тернәкләндерү үзәгендә булды.
«Шәфкать»тә физик мөмкинлеге чикле балаларның психик һәм физиологик үзенчәлекләрен исәпкә алып, берничә юнәлештә эш алып барыла. Хәзерге вакытта үзәккә 45 бала йөри. Шуларның 11е — Әгерҗе, Саба, Кукмара районыннан килүчеләр — стационарда, ягъни алар 21 көн дәвамында биредә яши, ә калган 34 бала килеп-китеп, үзләренә тиешле көндезге тернәкләндерү курсларын ала.

Быел үзәк бинасы янындагы гараж, котельная, склад, ике остаханәне үз эченә алган хуҗалык блогын төзекләндерә башлаганнар иде, эшләр ахырына якынлашып килә. Министр Эльмира Зарипова биредә алып барылган эшләр белән танышты.
Татарстан Республикасы хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипованың эш сәфәре район хезмәт һәм мәшгульлек үзәгендә дәвам итте. Биредә ул коллектив белән очрашты, эшсезлек буенча исәптә торучы гражданнар белән аралашты, цифрлаштырылган хезмәт күрсәтү зоналары белән танышты.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев