Районыбызның Кече Чура авылында клуб төзелеше эшләре ахырына якынлашып килә (фото)
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Районыбыз да әлеге проектлардан читтә калмый: поселокта, авыл җирлекләрендә балалар бакчалары, спорт һәм уен мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, хәйрия акцияләре оештырыла. "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Кече Чура авылында сафка басучы мәдәният йортында да төзелеш эшләре инде ахырына якынлашып...
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе 30дан артык партия проектын тормышка ашыра. Районыбыз да әлеге проектлардан читтә калмый: поселокта, авыл җирлекләрендә балалар бакчалары, спорт һәм уен мәйданчыклары, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә, хәйрия акцияләре оештырыла. "Авыл клубы" республика программасы кысаларында Кече Чура авылында сафка басучы мәдәният йортында да төзелеш эшләре инде ахырына якынлашып килә.
Татарстан - Россиядә 23 федераль һәм өстәмә тугыз төбәкара партия проекты эшләп килүче бердәнбер территория.
"Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлекчәсе тормышка ашыручы проектлар Президент Рөстәм Миңнеханов Стратегиясе куйган бурычларны - халыкны социаль яклау, регионда сәламәтлек саклауның үсеше, мәгариф, иҗтимагый институтлар, татарстанлыларның тормыш дәрәҗәсен үстерүне хәл итә. "Бердәм Россия" социаль яклауга аеруча зур игътибар бирә. Партия әлеге юнәлешне үзенең турыдан-туры җаваплылык зонасы дип атый һәм федераль проектларны регионнарныкы белән өстәмә ныгыта.
-Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлдерелгән күп кенә әһәмиятле проблемаларны "Бердәм Россия" проектлары аша хәл итә алабыз, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рузалия Галиева. - Партия тарафыннан гамәлгә куелучы "Авыл клублары" программасы буенча Урта Комар, Поч.Сутер, Зур Кукмара, Мәмәшир, Лельвиж авылларында өр-яңа мәдәният йортлары төзелде. Тиздән Кече Чурада яшәүчеләр дә яңа клублы булачак. Узган ел махсус программа кысаларында Чарлы клубы капиталь төзекләндерелгән булса, быел исә Түбән Өскебашның мәдәният йорты да үзенең икенче "яшьлеге"н кичерә. Районыбызда әле ремонт таләп ителүче мәдәният учаклары шактый. Шуның өчен программаларның дәвамлы булуын теләр идек.
50 урынга исәпләнгән Кече Чура авылы клубын сафка бастыруда районыбызның Илсур Шәрипов җитәкчелегендәге "Строй-Гарант" төзелеш оешмасы хезмәткәрләре зур көч куя. Хәзерге вакытта алар бинаның эчке эшләре белән мәшгуль. Кемдер штукатурлый, агарта, буйый, ә кемдер идәннәргә плитә җәя.
-Көн саен Кукмарадан килеп эшлибез. Хезмәтебез бик ошый. Эшли-эшли барысына да өйрәндек, - диләр егетләр.
-Клубның нигез ташын узган елның октябрь ахырларында салган идек. Коллективның тырышлыгы белән кыска гына вакыт эчендә зур күләмле эш башкара алдык. Бизәү-шомарту, территорияне төзекләндерү эшләре төгәлләнгәннән соң, 12 июльдә, керәшен халкының милли бәйрәме - Питрауга файдалануга тапшырабыз, дип ниятләп торабыз, - ди "Строй-Гарант" оешмасы прорабы Заһир Ризагетдинов.
Мәдәният учакларының һәр авыл өчен әһәмияте зур. Әлеге яңа клубтан да халык өзелмәс, анда төрле түгәрәкләр эшләр, истәлекле даталар, бәйрәмнәр билгеләп үтелер, концертлар оештырылыр, дип ышанабыз.
Николай МИХАЙЛОВ, Югары Чура җирлеге башлыгы:
-Моннан 30 ел элек төзелгән элеккеге клубның түбәсеннән яңгыр, кар сулары агып утыра, хәтта бина эченә керергә дә куркыныч иде. Ярымҗимерек, авария хәлендәге бинаның иң элек эшчәнлеге туктатылды, соңыннан бөтенләй сүтелде. Кәефебез кырылган иде, әмма безгә дә бәхет елмайды. Республика, район җитәкчеләренең тырышлыгы белән партия проекты кысаларында без дә тиздән яңа клублы булачакбыз. Сөенечебезнең чиге юк. Үзара салым акчалары хисабына мәдәният йорты янына балалар өчен уен мәйданчыгы да төзергә планлаштырабыз. Авылны клублы итү өчен янып-көеп йөрүчеләрнең берсе Валерий Николаев булды. Аның белән киңәшләшеп, киләчәктә яу кырында ятып калган авылдашлар истәлегенә куелган һәйкәлне дә төзекләндереп, клуб тирәсенә урнаштырырга булдык.
"Авыл клубы" программасы буенча 2012-2015 елларда республикада 186 авыл клубы төзелгән, ел ахырына кадәр тагын 45 мәдәният йорты файдалануга тапшырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев