Көн темасы

Кукмараның яшь йолдызчыклары “Йолдызлык” фестиваленең Гала концертында чыгыш ясады (+ФОТО)

Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре катнашында Гала концерт узды. Татарстан республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов, район башлыклары катнашында узган чарада кукмаралылар да чыгыш ясады. Концертта Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары, дуэт-конферансье Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәнов (җитәкчеләре Регина Ваккасова), "Выше радуги" вокаль ансамбле (уртанчылар төркеме, җитәкчеләре...

Казанның "Пирамида" күңел ачу комплексында "Созвездие-Йолдызлык" эстрада сәнгате фестивале җиңүчеләре катнашында Гала концерт узды. Татарстан республикасы лидеры Рөстәм Миңнеханов, район башлыклары катнашында узган чарада кукмаралылар да чыгыш ясады.

Концертта Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары, дуэт-конферансье Ислам Шәйдуллин һәм Әнвәр Хәсәнов (җитәкчеләре Регина Ваккасова), "Выше радуги" вокаль ансамбле (уртанчылар төркеме, җитәкчеләре Венера Гыйләҗева) бүләкләнде.

Фестивальнең иганәчеләре - район администрациясе, металл савыт-сабалар заводы, киез итек-киез комбинаты.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев