Кукмарада «Россия флагы — дан символы» дигән тантаналы чара узды
Көн темасы

Кукмарада «Россия флагы — дан символы» дигән тантаналы чара узды

Ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге әләм — Россиянең төп дәүләт атрибутларының берсе.

22нче августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге әләм — Россиянең төп дәүләт атрибутларының берсе. 

Кукмарада «Россия флагы — дан символы» дигән тантаналы чара узды

Кукмараның Комсомол мәйданында «Россия флагы — дан символы» дигән тантаналы чара узды. Бәйрәмгә ветераннар, яшъармиячеләр, ирекле хәрәкәт активистлары һәм шәһәр халкы җыелды. «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары тантанага килүчеләргә Россия флагының миниатюр күчермәсен таратты. 

Кукмарада «Россия флагы — дан символы» дигән тантаналы чара узды

«Бүген без бөтен илебез белән Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәбез. Россия флагының тарихы өч гасырдан артык. Ул халкыбызның бердәмлеген һәм патриотлыгын гәүдәләндерә. Россия хәрби хезмәткәрләре дошманга каршы торып, алга баралар, торак пунктларны азат итеп, алар өстендә ак-зәңгәр-кызыл төстәге әләмнәрне күтәрәләр. Бүген Россия флагы ышанычлы кулларда. Җиңү безнең якта булачак!» — дип билгеләп үтте офицерлар берлеге рәисе, Кораллы Көчләр ветераны Илфат Гайнанов. 

Кукмарада «Россия флагы — дан символы» дигән тантаналы чара узды

Үзешчән артистларның чыгышы мәйданда тантаналы бәйрәм мохите тудырды.

фото: Эльвира Иванова/ «Кукмор-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев