Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның бер яңа очрагы ачыкланган
Көн темасы

Кукмара районында коронавирус белән зарарлануның бер яңа очрагы ачыкланган

Татарстан буенча 40 яңа очрак расланган.

Кукмара районында соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 1 очрагы, ә Татарстан буенча 40 яңа очрак расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 18 кеше хастаханәгә озатылган, калган 22 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә юлы белән зарарлану очраклары.

Авыручыларның күбесе Казан шәһәрендә – 18, Яр Чаллыда – 8, Түбән Кама районында – 3, Питрәч районында – 2, Әтнә, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Норлат, Балык Бистәсе, Саба, Тәтеш районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid-19ның 4271 очрагы расланган, 3108 кеше савыккан.

фото: «Татар-информ»

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев