Икенче доза прививканы инде 8 мең кеше алган.
Кукмара районында Covid-19дан вакцинация дәвам итә. Бүгенге көндә беренче этапны - 9 470, тулысынча 8 000 кеше үтте. Бу хакта Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмында хәбәр ителә.
Районга 100 доза «Спутник Лайт» вакцинасы һәм 200 доза «Спутник V» («Гам-КОВИД-Вак») вакцинасы кайтарылуы турында инде әйтелгән иде.
Вакцинация алдыннан табиб кирәкле документларны тутыра, пациентны карый.
Вакцинациягә 122 телефоны буенча «кайнар линия»гә яки 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча дәваханә регистратурасына шалтыратып язылырга була. Дәваханәдә вакцина булу-булмау турында 8 (84364) 2-74-20 номеры буенча белергә мөмкин.
Фото: скриншот видео «Кукмор ТВ»
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев