Кукмара кызлары Яр Чаллыдан җиңү белән кайтты (фото)
Көн темасы

Кукмара кызлары Яр Чаллыдан җиңү белән кайтты (фото)

"Без бергә булганда" проекты кысаларында Яр Чаллыда халыкара конкурс-фестиваль узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр һәм музыка бүлеге укучылары фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар. "Нәфис сүз" номинациясендә Зәлия Фәхретдинова - беренче, Айгөл Хәбибуллина - өченче дәрәҗә лауреатлар, Әлфинә Миннегалиева - беренче дәрәҗә дипломант (укытучылары Дания Хәбибуллина) булдылар. "Эстрада вокалы" номинациясендә Алинә...

"Без бергә булганда" проекты кысаларында Яр Чаллыда халыкара конкурс-фестиваль узды. Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең театр һәм музыка бүлеге укучылары фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар. "Нәфис сүз" номинациясендә Зәлия Фәхретдинова - беренче, Айгөл Хәбибуллина - өченче дәрәҗә лауреатлар, Әлфинә Миннегалиева - беренче дәрәҗә дипломант (укытучылары Дания Хәбибуллина) булдылар. "Эстрада вокалы" номинациясендә Алинә Әхмәтшина - беренче, Айгөл Хәбибуллина өченче өченче дәрәҗә лауреат (укытучысы Лилия Нурмиева) буларак танылды.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев