Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты "Социаль партнерлык: тарихы аерым детальләрдә" дигән иң яхшы видеороликлар конкурсы игълан иткән иде. Бәйгедә поселоктагы "Чулпан" балалар бакчасының беренчел профсоюз оешмасы җиңүче булды. Конкурска юлланган "Машаның әкиятләре" дигән видеоролик беренче урынны алды. Беренчел профсоюз оешма рәисе Марина Жукова, бакча мөдире - социаль...
Халык мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты "Социаль партнерлык: тарихы аерым детальләрдә" дигән иң яхшы видеороликлар конкурсы игълан иткән иде. Бәйгедә поселоктагы "Чулпан" балалар бакчасының беренчел профсоюз оешмасы җиңүче булды. Конкурска юлланган "Машаның әкиятләре" дигән видеоролик беренче урынны алды. Беренчел профсоюз оешма рәисе Марина Жукова, бакча мөдире - социаль партнер Ландыш Идиятуллинага Диплом һәм акчалата премия тапшырылды, дип хәбәр итте район мәгариф идарәсенең профсоюз оешмасы рәисе Гөлзилә Галиәхмәтова. Чын күңелдән котлыйбыз.
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев