Зур Кукмара фермасында маллар кабат үз торакларына кайтарылган
9 гыйнвар иртәсендә "Урал" җәмгыятенең Зур Кукмара фермасында янгын чыгуы, 400 баш мөгезле эре терлекне коткарырга туры килүе турында хәбәр иткән идек. Бүгенге көндә биредәге хәлләрне хуҗалыкның башкаручы директоры Рөстәм Мөбарәкшиннан сорап белештек. -Янгын вакытында ике ферманың түбәләренә зыян килде, әмма ут бина эченә үтеп кермәде, мал торакларына эчке яктан...
9 гыйнвар иртәсендә "Урал" җәмгыятенең Зур Кукмара фермасында янгын чыгуы, 400 баш мөгезле эре терлекне коткарырга туры килүе турында хәбәр иткән идек. Бүгенге көндә биредәге хәлләрне хуҗалыкның башкаручы директоры Рөстәм Мөбарәкшиннан сорап белештек.
-Янгын вакытында ике ферманың түбәләренә зыян килде, әмма ут бина эченә үтеп кермәде, мал торакларына эчке яктан зыян килмәде. Шуңа күрә башка абзарларга күчерелгән маллар кабат үз урыннарына кайтарылды. Хәзерге вакытта эш элеккеге режимда дәвам итә, - дип хәбәр итте ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев