Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Өскебаш китапханәсе яңалыклары (фото)

Шәфкатьлелек атнасы уңаеннан Югары Өскебаш авылы китапханәсе хезмәткәрләре һәйкәл янын чистартуны оештырды. Китапханәдә Г.Тукайның тууына 131ел уңаеннан кичә үткәрдек. Чарада Тукайның әкиятләре сәхнәгә куелды, шигырьләре сөйләнде, иҗаты буенча викторина үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, һәр балага да бүләкләр тапшырылды. Авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе булган, сугыш чоры баласы, тыл ветераны...

Шәфкатьлелек атнасы уңаеннан Югары Өскебаш авылы китапханәсе хезмәткәрләре һәйкәл янын чистартуны оештырды.

Китапханәдә Г.Тукайның тууына 131ел уңаеннан кичә үткәрдек. Чарада Тукайның әкиятләре сәхнәгә куелды, шигырьләре сөйләнде, иҗаты буенча викторина үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, һәр балага да бүләкләр тапшырылды.

Авылыбызның иң өлкән кешеләренең берсе булган, сугыш чоры баласы, тыл ветераны Әхмәтова Наһар әбидә кунакта булдык. Балалар аңа концерт номерлары күрсәттеләр, озын гомер, сәламәтлек теләделәр. Наһар әбиебез үзенең хатирәләре белән уртаклашты, сугыш елларында колхозда хезмәт куйганнарын, ялгызы гына дүрт баласының ничек итеп тамакларын туйдырганын сөйләде.Анын сөйләгәннәрен балалар кызыксынып, игътибар белән тыңладылар.

Китапханәче Г.Гәрәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев