Яшел Үзән, Чистай һәм Түбән Камада алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булдырыла
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Kazan Legal 2017 халыкара юридик форумында җиткерде.
(Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ", Динара Сираҗиева). Татарстанда берьюлы өч: Яшел Үзән, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләре алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе статусына хуплау алды, дип җиткерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Хокук мохите икътисади үсешнең төп факторы. Кейс-стади: Татарстан Республикасы" 2017 елның Kazan Legal форумында.
"Республикада "Яр Чаллы" алгарышлы социаль-икътисади үсеш мәйданы барлыкка килде, анда 11 резидент теркәлгән. Шулай ук тагын өч шундый социаль-икътисади үсеш мәйданы булдыруда хуплау табылды. Алар Яшел Үзән, Чистай һәм Түбән Кама шәһәрләре", - дип белдерде Татарстан лидеры.
Искәртеп үтик, Kazan Legal 2017 - халыкара юридик форум, ул Казанда 14 - 16 сентябрь көннәрендә уза. Әлеге чарада катнашу өчен 35 чит ил һәм 35 Россия төбәгеннән 1000 нән артык вәкил теләк белдергән.
Форумны Республика Хөкүмәте ярдәмендә - Татарстан инвестиция үсеше агентлыгы, "Егоров, Пугинский, Афанасьев һәм партнерлар" адвокат бюросы оештырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев