Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Якташыбыз Ренат Ибраһимов җырына нигезләнеп, мультфильм төшерелә

Пластилин мультфильмда гаилә кыйммәтләренә дан җырлана. (Казан, 17 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына нигезләнеп, анимацион фильм эшләнелә. Бу хакта Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Перерождение» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсендә хәбәр итте. FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе, Ренат Ибраһимовның моннан...

Пластилин мультфильмда гаилә кыйммәтләренә дан җырлана.

(Казан, 17 май, «Татар-информ», Мөршидә Кыямова). Ренат Ибраһимовның «Домой» җырына нигезләнеп, анимацион фильм эшләнелә. Бу хакта Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында узган «Перерождение» документаль фильмын тәкъдим итү кичәсендә хәбәр итте.

Премьера фильма "Перерождение"

FILMFAY (ФИЛЬМФЭЙ) анимация студиясе, Ренат Ибраһимовның моннан 30 ел элек үзе язган «Домой» җырына нигезләнеп, пластилин мультфильм төшерә. 90 минутка исәпләнгән анимацион фильм проектын тормышка ашыру - катлаулы хезмәт. Мультфильм кадрындагы һәр деталь, пластилинны әвәләп. кулдан ясала. 1 секунд өчен 25 кадр эшләп чыгарга кирәк. Мультфильмда гаилә кыйммәтләре, адәм баласы өчен якыннарының мөһим булуы хакында бәян ителә.

Премьера фильма "Перерождение"

«Анимация фильмнары төрлечә эшләнелә. Шәхсән үземә пластилиннан эшләнгән мультфильмнар ошый. Бик кыйммәтле технология икән ул, әмма җиренә җиткереп башкарып чыксаң, мондый әсәрләр, халыкара проектларда катнашып, җиңү яуларга да мөмкин. Вакланып тормаска булдык, «Домой» җырына нигезләнеп эшләнәчәк мультфильм мюзикл буларак күзаллана. Җырның сүзләрен дә, көен дә үзем иҗат иткән идем. Бөек Җиңүнең 40 еллыгына язылды ул. Төрле җирләрдә оештырылган концертларда башкардым. Халык яратты, әмма 30 ел инде башкарганым юк иде. Җиңүнең 70 еллык юбилеена багышланган чараларда кабаттан җырлый башладым. Миңа кушылып, тамашачы җырлап утырганын күргәч, күңелле булып китте, халык онытмаган, хәтерли икән», - диде Ренат Ибраһимов.

Залга җыелган тамашачыга әлеге фильмның кайбер өлешләре тәкъдим ителде. 2018 елның азагына «Домой» мультфильмның тулы вариантын күрергә мөмкин булачак.

Фото: Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев