Иртәнге якта мәктәпне тәмамлаучылар өчен "Соңгы кыңгырау" чыңласа, төштән соң балалар арасында Сабантуй оештырылды. Бу көнне укучылар җәйге ГТО нормаларын тапшырдылар: озынлыкка сикерделәр, турникта тартылдылар, 100 метрга, тауга каршы йөгерделәр. Татарча көрәш, төрле конкурслар белән бергә үрелеп барган Сабантуйга укучылар гына түгел, Туембаш, Чуллы авылларыннан олысы-кечесе ял итте. Җәйге каникулга...
Иртәнге якта мәктәпне тәмамлаучылар өчен "Соңгы кыңгырау" чыңласа, төштән соң балалар арасында Сабантуй оештырылды. Бу көнне укучылар җәйге ГТО нормаларын тапшырдылар: озынлыкка сикерделәр, турникта тартылдылар, 100 метрга, тауга каршы йөгерделәр. Татарча көрәш, төрле конкурслар белән бергә үрелеп барган Сабантуйга укучылар гына түгел, Туембаш, Чуллы авылларыннан олысы-кечесе ял итте. Җәйге каникулга укучылар уңай энергия, күңелле кичерешләр белән таралышты, дип хәбәр итте Гөлнур Галимуллина.
фото: http://yandex.ru/clck/jsredir?from=yandex.ru%3Bimages%2Fsearch%3Bweb%3B%3B&text=&etext=702.mhdpqJxZf6i2ngrjk_Mnf6a6R-7phiADMBR-
«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз
Нет комментариев