Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Төркәштән 60 имза куелып килгән хатка җавапны Лилия Нургалиева эзләде

Безнең авыл Кукмарадан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылыбызга йөри торган Кукмара-Төркәш автобусы маршруты ябылды. Балалар ялга кайта-китә алмыйча, без, өлкәннәр район үзәк дәваханәсенә һәм башка йомышлар белән Кукмарага бара алмыйча интегәбез. Төркәш авылы халкы. 60 имза куелган әлеге хатның күчермәсен һәм шушы ук маршрут ябылганга борчылып редакциябезгә килгән Кенәбаш авылыннан...

Безнең авыл Кукмарадан 40 чакрым ераклыкта урнашкан. Авылыбызга йөри торган Кукмара-Төркәш автобусы маршруты ябылды. Балалар ялга кайта-китә алмыйча, без, өлкәннәр район үзәк дәваханәсенә һәм башка йомышлар белән Кукмарага бара алмыйча интегәбез. Төркәш авылы халкы.
60 имза куелган әлеге хатның күчермәсен һәм шушы ук маршрут ябылганга борчылып редакциябезгә килгән Кенәбаш авылыннан Вәгыйзь абый Сафинның үтенечен без Казанның 1нче пассажир автотранспорт оешмасының Кукмара филиалы җитәкчесе Нияз Фатыйховка юллаган һәм "Кукмара-Төркәш маршруты рентабельле булмаганга, сатылган билетларның суммасы чыгымнарны капламаганга ябылды",- дигән җавап алган идек. Әлеге җавап килгәннән соң күп тә вакыт узмады, әлеге автобус маршрутының яңадан ачылганы билгеле булды. Әмма автобус элеккечә һәркөнне түгел, бары тик дүшәмбе, җомга көннәрендә иртән һәм кич, ә шимбә, якшәмбе - төш вакытында һәм кич белән генә йөри икән. (Тимер юл вокзалыннан китү вакыты иртән - 5.30, төш вакытында -11.30, кич белән 16.40 сәгатьләрдә).
18 ноябрьдән Кукмара-Ташлы Елга маршруты да яңадан ачылды. Автобус Төркәш маршруты шикелле үк, билгеле бер көннәрдә генә (дүшәмбе, җомга - иртән һәм кич, ә шимбә, якшәмбе - төш вакытында һәм кич белән) генә йөри. Әмма бу маршрут автобусы иртәнге якта сәгать 5 тә, кич белән 16.30 сәгатьләрдә кузгала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыл маршрут