Татарстанда 349 норматив-хокукый актта коррупциягә этәрә торган алшартлар булуы ачыкланган
Мамадыш, Лениногорск, Кукмара һәм Чистай районнарының норматив-хокукый актларында коррупциягә этәрә торган факторлар иң күп санда, дип билгеләнгән.
Татарстанда 2017 елның беренче яртыеллыгында 349 норматив-хокукый актта һәм аларның 354 проектында коррупция факторлары (ришвәтчелек алшартлары) булуы ачыкланган. Бу хакта Казанда узган семинар-киңәшмәдә Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең сектор башлыгы Салават Рәхимов белдерде.
Чыгыш ясаучы хәбәр иткәнчә, Мамадыш, Лениногорск, Кукмара һәм Чистай районнарының норматив-хокукый актларында коррупциягә этәрә торган факторларның иң күп санда булуы ачыкланган. "Әгерҗе, Актаныш, Нурлат, Тукай районнарында 20 дән артык норматив-хокукый актта коррупция факторлары ачыкланган", - диде ул.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, 2014 - 2015 елларда Татарстан Республикасында норматив-хокукый актлар буенча 40 экспертиза уздырылган, 2016 елда мондый документлардан 100дән артык бәяләмә алынган, ә быел барлыгы 140 тикшерү үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев