Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Сабантуй уза торган Киндеркүл тугаен зур үзгәрешләр көтә (фото)

Әйе, быел Киндеркүл тугаенда үтәчәк район Сабан туенда кунакларны зур үзгәрешләр көтә. Дүшәмбе иртәсендә биредә булганнан соң, безнекеләр булдыра шул, дип сөенеп, горурланып кайттым.

Сабантуй җиренә килеп кергәнче үк, су буендагы өрәңге агачларын кисә башлаганнары күзгә ташланды. Халык телендә "Америка өрәңге"се дип аталучы әлеге агачлар урынына башка төрдәгеләре утыртылачак икән. Инеш өстендәге тимер күперне узып, бәйрәм үтә торган киңлеккә күз салуга, без ияләнгәне түгел, икенче төрле панорама ачыла. Ягъни Сабантуйның төп мәйданы хәзер сул кул якка - калкулыкка таба күчкән. Инде биредә җиде рәт итеп салынган киң трибуналар, мөхтәрәм кунаклар өчен өч катлы бина әзер, газон үләне дә ямь-яшел булып тишелеп килә. Көздән үк мәйданның бу өлешен тигезләткәннәр, ә май аенда инде "Строй-Гарант" оешмасы эшчеләре төзекләндерүгә керешкәннәр.
-Белүемчә, мондый мәйдан әле якын-тирә районнарда юк, - ди "Строй-Гарант"ның прорабы Наил Насыйров. - Аның диаметры футбол кырыннан да зуррак. Трибуналарга утырып, якынча ике меңнән артык кеше бәйрәм карый алачак. Хәзер менә сәхнә ясый башладык. Район башлыгы Сергей Димитриев та көндәлек килеп, эш барышы белән танышып тора.
Сабантуй тугаеның бер өлешенә сап-сары бүрәнәләрдән татар, рус, керәшен, мари, удмурт өйләрен салып куйганнар. Аларның эчке өлешләрен дә әлеге халыкларның яшәү-көнкүрешләренә бәйле итеп ясарга, бизәргә планлаштыралар.
Мәйданда Манзарас урта мәктәбе коллективына да эш табылган. Яңгыр мул булу сәбәпле, тугайда яшел үлән шактый үскән. Инде чабылган, кипкән үләннәрне әлеге мәктәптә эшләүче хатын-кызлар тырмалыйлар, кечкенә өемнәргә өеп баралар иде.
Шулай ук ат чабышы була торган өлештә дә киртәләү, чабыш юлын әзерләү эшләре бара.
Тагын бер яңалык - быел "Стройком" оешмасы мәйдан читенә җылы, салкын суы килеп тора торган өр-яңа бәдрәф эшләп куйган.
Алда санап үткән яңалыклар Сабантуй мәйданында булачак үзгәрешләрнең бер өлеше генә әле, диләр. Икенче елда да төзекләндерү, мәйданны халык өчен, тамашачылар өчен уңайлы, чын ял итү урыны итеп эшләү дәвам итәчәк.
Бәйрәмгә рәхим итегез, хөрмәтле кукмаралылар, яңа мәйдан сезне көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев