Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Пычак җирлеге башлыгы Габделфәт Нәфыйков: “Һәр эшебез халык өчен”

Өч авылны берләштерүче Пычак авыл җирлеге соңгы елларда аеруча үзгәрде, төзекләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыенда җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйковның халыкның тормыш-көнкүреше, авылларда башкарылган эшләр турында зур горурлык белән сөйләвен сөенеп кабул иттек. Әйе, хезмәтең күзгә күренгәч, халык алдына чыгыш ясау үзе бер күңелле шул ул... -Арпаяз, Пычак, Әсән-Елга...

Өч авылны берләштерүче Пычак авыл җирлеге соңгы елларда аеруча үзгәрде, төзекләнде. Узган елгы эш нәтиҗәләренә багышланган җыенда җирлек башлыгы Габделфәт Нәфыйковның халыкның тормыш-көнкүреше, авылларда башкарылган эшләр турында зур горурлык белән сөйләвен сөенеп кабул иттек. Әйе, хезмәтең күзгә күренгәч, халык алдына чыгыш ясау үзе бер күңелле шул ул...

-Арпаяз, Пычак, Әсән-Елга авылларының өчесендә дә тырыш, хезмәт сөючән халык яши. Бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларда 213 мөгезле эре терлек асрала, шуларның 81е - савым сыер. 655 сарык һәм кәҗә, 15 ат бар. Умарталарның саны исә быел 172гә җитте. Күпләп кош-корт сатып алучылар үзвакытында тиешле дәүләт субсидияләрен алдылар, - ди Габделфәт Нәфыйков. - Авылларда дин йортлары эшли. 2015 елда Пычак авылында яңа мәчеткә нигез ташы салынган иде. Узган ел авыл халкының, якташларның, эшмәкәрләрнең, иганәчеләрнең тырышлыгы белән ике катлы бина түбә астына кертелде, манарасы куелды. Хәзерге вакытта мәчетнең эчке ягында эш бара. Әсән-Елгада чишмә төзекләндерелү дә - саваплы гамәл. "Акъяр" чишмәсеннән җәй көне генә түгел, хәтта кышын да халык өзелми, һәркем аның шифалы суын эчеп, төзүчеләргә, әлеге изге эшкә үз өлешен кертүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерә.

Җирлек башлыгының сүзләренә караганда, узган ел Пычак авылында янгын гидранты урнаштырылган, шулай ук биредә су трассасына ике тапкыр, ә Әсән-Елгада дүрт тапкыр ремонт ясалган, 81 метр су торбасы алыштырылган. Үзара салым акчалары да кирәкле гамәлләр өчен файдаланылган. Яңа суүткәргеч өчен проект-смета документлары ясау, чишмәгә койма сору, суүткәргеч торбалар алыштыру, су башнясына реконструкция, балалар мәйданчыгы, зират төзекләндерү, артезиан скважиналарының коймаларын яңарту - болар барысы да халык өчен!

-Җирлектә хәл итәсе мәсьәләләр дә бар, - ди башлык. - Бүгенге көндә Әсән-Елга клубына ремонт таләп ителә. Шулай ук киләчәктә әлеге авылны "Чиста су" программасына кертеп, су трассаларын алыштырырга ниятлибез.

674 кеше яшәүче Пычак авыл җирлегендә алты крестьян-фермер хуҗалыгы, 17 шәхси эшмәкәр уңышлы гына үз эшчәнлекләрен алып баралар. 18 кеше аларда эш урыннары белән тәэмин ителгән. Узган ел Әсән-Елга авылындагы Фәнил Гарифҗановның фермер хуҗалыгы грант откан булган.

-Безнең 52 гектар мәйданда җиребез бар. Киләчәктә анда бөртекле һәм кузаклы культуралар игәргә ниятлибез. Лизинг-грант акчасына МТЗ-82 тракторы алдык. Үз эшен алып баручы фермерлар өчен анысы да бик кирәк, - ди Фәнил абый.

Шәхси хуҗалыкларда да эш гөрли. Берәүләр терлекчелек белән шөгыльләнсә, икенчеләр җиләк-җимеш, чәчәк үстерүгә өстенлек бирә. "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермерларга ярдәм итү" программасы кысаларында Пычак авылыннан Таһир Бариев крестьн-фермер хуҗалыгы җиләк-җимеш культуралары игү өчен 800 мең сум грант акчасы алган булган. Шулай ук аның умартачылык белән шөгыльләнүен дә беләбез.

-Барысы да үзеңнән тора. Теләк һәм тырышлыгың бар икән, кортларны тәрбияләргә дә, җиләк үстерергә дә вакыт табыла, - ди ул. - Узган язда бакчага һәм теплицага виктория үсентеләре утыртып, беренче уңышны алып карадык. Җиләкләрне теләп алдылар. Алга таба әлеге юнәлештәге эшне тагын да киңәйтеп җибәрергә ниятлибез.

Пычак авылыннан Илнур Кашапов та уңган-булганнар рәтендә. Ник дигәндә, үз бакчасында теплица корып, анда күпләп кыяр-помидор, чәчәк үсентеләре үстерү һәм аларны сату һәркемнең хәленнән килми. Арпаяздан Вакыйф абый Касыймовның да бакчасында ниләр генә юк, роза чәчәкләренә кадәр бар икән! Шулай ук әлеге авылдан Фәрит абый Минһаҗевның лалә чәчәкләрен дә тирә-юньдә белмәүчеләр сирәктер. Кышкы салкында өй астында чәчәк үстерү, тәрбияләү өчен никадәр көч һәм вакыт кирәк булуын Фәрит абый үзе һәм аның гаиләсе генә беләдер. Ел саен 8 Мартта үзләренең чәчәкләре белән гүзәл затларны сөендерүче гаиләгә "Афәрин!" диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев