Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Полициягә шәхси сак оешмасы да ярдәм итә

Узган ел район эчке эшләр бүлеге һәм "Айрус" шәхси сак оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Аның нигезендә әлеге оешма хезмәткәрләре массакүләм чаралар уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә, патрульләргә чыккан вакытта, объектларны саклауда үз өлешләрен кертәләр, шулай ук җинаять кылуда шикләнелүче яисә эзләүгә бирелгән затларны эзләп...

Узган ел район эчке эшләр бүлеге һәм "Айрус" шәхси сак оешмасы арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Аның нигезендә әлеге оешма хезмәткәрләре массакүләм чаралар уздыру урыннарында җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә, патрульләргә чыккан вакытта, объектларны саклауда үз өлешләрен кертәләр, шулай ук җинаять кылуда шикләнелүче яисә эзләүгә бирелгән затларны эзләп табуда ярдәм итәләр, район эчке эшләр бүлегенең дежур часте белән тәүлек дәвамында элемтәдә торалар. Шәхси сак оешмасы хезмәткәрләре ярдәме белән узган ел ике җинаять эше ачылды, кибетләрдән вак-төяк товар урлаган 10 карак тоткарланды. Быел исә 8 хокук бозучыга карата административ беркетмә төзелде, дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлегенең лицензия-рөхсәт эшләре өлкән инспекторы Альмир Җәләлиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев