2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара. "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте абунәчеләр арасында "Подписка өчен - телевизор!" акциясе үткәрә. Акция 2016 елның 20 октябреннән 2017 елның 20 мартына кадәр дәвам итә. Акциядә катнашу өчен "ТАТМЕДИА" составында булган, кимендә 3 газета-журналга язылып, квитанция күчермәсен 2017 елның 20 гыйнварына кадәр почта аркылы 420066,...
2017 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара.
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте абунәчеләр арасында "Подписка өчен - телевизор!" акциясе үткәрә. Акция 2016 елның 20 октябреннән 2017 елның 20 мартына кадәр дәвам итә. Акциядә катнашу өчен "ТАТМЕДИА" составында булган, кимендә 3 газета-журналга язылып, квитанция күчермәсен 2017 елның 20 гыйнварына кадәр почта аркылы 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт адресына "Акция" дигән тамга куеп җибәрергә кирәк. Абунәченең исемен һәм контакт телефонын язарга да онытмагыз. Квитанция күчермәсен шулай ук интернет аркылы podpiska@ tatmedia.ru электрон адресына да юлларга мөмкин.
Абунәчеләр арасында да цифрлы фотоаппарат, савыт-сабалар җыелмасы, бүләкләр җыелмасы уйнатылачак. Төп приз - телевизор.
"ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте почтальоннар һәм почта бүлекчәләре арасында да бәйге оештыра. Анда катнашуның төп шарты - подпискага яздыруда 2016 елның беренче яртыеллыгы белән чагыштырганда кимендә 5 процент үсешкә ирешү. Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне - иң яхшы шәһәр почтальоны, иң яхшы кече шәһәр почтальоны һәм иң яхшы авыл почтальонын 166444 мең сумлык акчалата бүләк көтә. Ә иң яхшы почта бүлекчәсенә һәм журнал буенча иң яхшы тиражга ирешүчегә 30000 мең сумлык акчалата бүләк тапшырылачак.
"ТАТМЕДИА" шулай ук "Подпиши родителей#подпиши близких" акциясен дәвам итә. Аның кысаларында район газетасына үзең өчен генә түгел, якыннарың, шулай ук иганәчелек максатыннан аз керемле гаиләләр, социаль учреждениеләр өчен дә язылырга мөмкин.
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев