Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәмәширдә иҗат концерты: “Җырланмаган әле безнең җыр”

Мәмәшир авылы китапханәсе каршында оештырылган "Нур" клубы һәм мәдәният йортының "Җәүһәр" берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр белән "Җырланмаган әле безнең җыр" исемле иҗат концерты оештырылды.

Чарада 2014 елда китапханә каршында оештырылган "Нур" клубының эшчәнлеге турында хисап тотылды. Иҗат кичәсе татар халык уеннарын халыкка тәкъдим итү белән башланып китте. Өлкәннәребезнең үзләре яратып башкара торган җырлары һәм дәртле биюләре халык тарафыннан бик яратып кабул ителде. Шулай ук алар авыл һәм аның халкына багышлап язылган бик эчтәлекле шигырьләр дә укып үттеләр. Кичәнең кунагы - авылдашыбыз, шагыйрә Рифә Рахман иде. Ул, кичәгебезгә бер ямь өстәп, үзенең шигырьләрен тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев