Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Мәмәшир китапханәсендә “Вакытлы матбугат – заман көзгесе” дигән кичә узды (фото)

Әлеге чарага авылның "Нур" клубына йөрүче өлкәннәре чакырылган иде. Кичәгә килүчеләргә республикада нәшер ителүче газета-журналлар исемлеге тәкъдим ителде, ввакытлы матбугат эшчәнлеген чагылдырган презентация күрсәтелде. Китапханәче Зөлфия Габдуллинаның "Вакытлы матбугат" дигән күргәзмәгә күзәтү ясавын да һәркем кызыксынып тыңлады. "Хезмәт даны" газетасының "Салават күпере" иҗат берләшмәсенә 50 ел тулуга багышлап чыгарылган махсус...

Әлеге чарага авылның "Нур" клубына йөрүче өлкәннәре чакырылган иде. Кичәгә килүчеләргә республикада нәшер ителүче газета-журналлар исемлеге тәкъдим ителде, ввакытлы матбугат эшчәнлеген чагылдырган презентация күрсәтелде. Китапханәче Зөлфия Габдуллинаның "Вакытлы матбугат" дигән күргәзмәгә күзәтү ясавын да һәркем кызыксынып тыңлады. "Хезмәт даны" газетасының "Салават күпере" иҗат берләшмәсенә 50 ел тулуга багышлап чыгарылган махсус сан белән дә таныштырып үтелде. Ул санда безнен авыл хәбәрчеләре турында да мәгълүмат булу бик сөендерде. Элекке хәбәрчебез Зариф Шәриповның "Нур" клубына йөрүче кызы Дания Шәриповага бу махсус сан бүләк итеп бирелде.

Нәшер ителүче журналлар турында кызыклы итеп әңгәмәне Харис Нигъмәтуллин оештырды. Фикер алышулар чәй өстәле артында да дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X