Манзарасның Полевая, Чишмәле урамнарына кайчан газ, су үткәрелер?
-Манзарасның Полевая, Чишмәле урамнарына кайчан су, ут сузылыр, юл төзелер икән? 2014 елда җир кишәрлеге сатып алган вакытта безгә барысы да булыр, дигәннәр иде. Фатирны сатып, йорт җиткердек, инде эчке эшләре генә калып бара. Әгәр җылылык булмаса, безнең бар хезмәт юкка чыгачак. Мин аңлыйм, районда халык өчен бик күп эшләнә....
-Манзарасның Полевая, Чишмәле урамнарына кайчан су, ут сузылыр, юл төзелер икән? 2014 елда җир кишәрлеге сатып алган вакытта безгә барысы да булыр, дигәннәр иде. Фатирны сатып, йорт җиткердек, инде эчке эшләре генә калып бара. Әгәр җылылык булмаса, безнең бар хезмәт юкка чыгачак. Мин аңлыйм, районда халык өчен бик күп эшләнә. Әмма минем соравым да уңай хәл ителсә, бик рәхмәтле булыр идем, - ди Руслан исемле ир-егет.
Сорауга район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Әхмәдуллин җавап бирде:
-Районда "Комплекслы төзелеш" проекты эшләнде. Проект ут, су, газ, юллар кебек эшләрне үз эченә ала. Әлеге программа Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аша финанслана. Сорауда әйтеп узылган урамнар яңа микрорайон булып санала. Киләсе елга анда су һәм газ үткәреләчәк. Әлеге эшләрне башкарганнан соң, юллар төзелешенә керешәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев