“Ләйсән” балалар бакчасының театр коллективы фестивальдә катнашты
2017 елның 15 декабрендә Казан шәһәренең Әкият балалар театр залында Республикада икенчее тапкыр Республиканың мәгариф һәм фән министырлыгы, "Салават күпере" редакциясе, "Сәхнә" сәнгать журналы оештырган "Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең йомгаклау өлеше узды. Әлеге бәйгедә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән 520дән артык театр коллективы катнашты, шул исәптән "Ләйсән"...
2017 елның 15 декабрендә Казан шәһәренең Әкият балалар театр залында Республикада икенчее тапкыр Республиканың мәгариф һәм фән министырлыгы, "Салават күпере" редакциясе, "Сәхнә" сәнгать журналы оештырган "Сәйяр" республика балалар һәм яшүсмерләр театр фестиваленең йомгаклау өлеше узды. Әлеге бәйгедә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән 520дән артык театр коллективы катнашты, шул исәптән "Ләйсән" балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүче балалардан торган "Сәйлән" театр коллективы "Нурлы сәхнә" номинациясендә җиңүче булды. Фестиваль- бәйгегә "Башак" украин халык әкияте буенча эшләнелгән спектакль тәкъдим ителде.
Фестиваль-бәйгенең төп максаты балаларга театр ярдәмендә татар телен өйрәнергә ярдәм итү, гомумән, балаларның мәдәни белемен күтәрү, аларны театр сәнгатенә җәлеп итү һәм зәвыкларын тәрбияләү. Чыннан да, телне өйрәнүдә театрның роле бик зур. Безнең балалар бакчасында театр түгәрәге күптәннән эшләп килә. Аның алыштыргысыз җитәкчесе Габдулхаева Гөльнара Габдулхай кызы балалар белән бик күп театральләштерелгән тамашалар, театрдан өзекләр сәхнәләштереп бакча балаларына, ата-аналарга күрсәтә.
Балаларга сәхнә әсәрен өйрәтү уеннан башлана. Ә уен-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның төп эше, уен ул-кызыксыну. Бала җитди әйбергә һәрвакыт уен аркылы кереп китә. Балалар төрле уен-ситуацияләр уйнап карыйлар, әкиятләрдән, шигырьләрдән өзекләр уйныйлар. Уен-драматизация вакытында балалар кием, декорация, атрибутлар турында уйный башлыйлар. Аларны балалар үз куллары белән ясасалар бигрәк тә әйбәт, шулай алар театр сәхнәсенә тартылалар. Бүгенге виртуаль дөньяда балаларның уйлап чыгару сәләте, кул эшләре белән кызыксынуы юкка чыкты. Ә театр сәнгате боларның барысын да үз эченә алган. Театр уен булсын өчен, танылган драматургия, классик әсәрләр түгел, ә ниндидер бик таныш ситуацияне алырга кирәк, яки балалар үзләре берәр вакыйга тәкъдим итәргә мөммкин. Алга таба бу вакыйганың конфликтын ачыклыйлар һәм аннан чыгу юлларын эзлиләр. Белгәнебезчә, конфликттан уңай һәм тискәре чыгу юллары бар. Әгәр дә балалар сәхнәдә бер-берсе белән аңлашып, әйбәт кенә уйнап чыкса, үсә төшкәч, төрле конфликтларны сәхнәдәге алымнар ярдәмендә чишә алачак. Театр аларны мөстәкыйль тормышка әзерли. Димәк, театр - балаларның үсешен, аларның тирә-юньгә карашын формалаштыручы бер чара, без балалар бакчалары тәрбиячеләре бу чараны һәрвакыт балалар тәрбияләүдә кулланырга тиешбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев