Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның “Яшь коткаручылар”ы республика слетыннан җиңү белән кайтты (фото)

Казанның "Патриот" үзәгендә республика хәрби-патриотик клубларының 14нче ачык слеты узды. Чарада районыбызның "Галактика" балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче "Яшь коткаручы" (Кукмара гимназиясе, җитәкче Фәрхәn Гыйлаев), "Яшь патриот" (Кукмара 4нче мәктәбе, җитәкче Айрат Шакиров), "Бастион" (күппрофильле лицей, җитәкче Альберт Гомәров) командалары да катнашты. "Бастион" оешмасының мондый төр бәйгедә беренче катнашуы иде. Шулай...

Казанның "Патриот" үзәгендә республика хәрби-патриотик клубларының 14нче ачык слеты узды. Чарада районыбызның "Галактика" балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүче "Яшь коткаручы" (Кукмара гимназиясе, җитәкче Фәрхәn Гыйлаев), "Яшь патриот" (Кукмара 4нче мәктәбе, җитәкче Айрат Шакиров), "Бастион" (күппрофильле лицей, җитәкче Альберт Гомәров) командалары да катнашты.

"Бастион" оешмасының мондый төр бәйгедә беренче катнашуы иде. Шулай да алар сынатмадылар. Альмир Латыйпов "Авышлыкта күтәрелү"дә - икенче, Илназ Бадышев "АК-74не сүтеп-җыю"да беренче урыннарyы алдылар. "Яшь патриот"лар командасы "Ату дуэле"ндә һәм "Хәрби-тактик уен"да өченче урыннарyы яулады. "Яшь коткаручылар" исә "Аркан тарту", "Визит карточкасы", "Сугышчан бит" бәйгеләрендә беренчелеккә чыкты, "Хәрби-тактик уен"да икенче урынны алды.

Гомумзачетта "Яшь коткаручылар" командасы өченче урынны алды, аларга Мактау грамотасы һәм хәрби-патриотик клуб өчен җиһазлар тапшырылды. Җитәкчеләре Фәрхәт Гыйлаев "Патриот" үзәгенең Мактау грамотасы һәм исемле сәгатькә ия булды.

Фәрхәт Гыйлаев фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев