Кукмаралылар Хәтер һәм кайгы көнен билгеләп узды (фоторепортаж)
Бүген, 22 июньдә, Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 1941 елның 22 июнендә, иртәнге сәгать дүрттә немец гаскәрләре илебез чикләрен бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. 1418 көн һәм төн барган сугышта бик күп солдатлар яу кырында ятып кала, югалтулар миллионнар белән исәпләнә. Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Хәтер...
Бүген, 22 июньдә, Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. 1941 елның 22 июнендә, иртәнге сәгать дүрттә немец гаскәрләре илебез чикләрен бәреп керә. Бөек Ватан сугышы башлана. 1418 көн һәм төн барган сугышта бик күп солдатлар яу кырында ятып кала, югалтулар миллионнар белән исәпләнә.
Кукмараның Җиңү Паркы каршындагы мәйданда Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан тантаналы чара узды. Анда ветераннар, иҗтимагый оешма вәкилләре, мәктәп укучылары, район халкы катнашты. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева, район ветераннар советы рәисе Мияссәр Мансуров, сугыш ветераны Ислам Гыймадиев һәм башкалар чыгыш ясады. Яу кырында башларын салганнарны бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.
Эльвира МӨБАРӘКШИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев