Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара районында ротавирус йогуы белән бәйле вәзгыять контрольдә

Хастаханәдә ятучы укучылар белем алган лицейда зарарсызландыру эшләре үткәрелә. (Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бүген төнлә ротавирус йоктыру билгеләре буенча йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган педагог эшләгән һәм укучылар белем алган лицейда тикшерү уздыра. Алар йогышлы...

Хастаханәдә ятучы укучылар белем алган лицейда зарарсызландыру эшләре үткәрелә.

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе белгечләре бүген төнлә ротавирус йоктыру билгеләре буенча йогышлы авырулар хастаханәсенә салынган педагог эшләгән һәм укучылар белем алган лицейда тикшерү уздыра. Алар йогышлы авыру баш калкытуга сәбәп булырдай санитар таләпләр бозылуын ачыкларга тырыша. Бу хакта журналистларга бүген әлеге идарәнең башлыгы Марина Патяшина шулай дип хәбәр итте.

"Булган шушы хәл буенча әлегә бернинди версия китермибез. Лаборатор тикшеренүләр нәтиҗәсен көтәбез. Хәзерге вакытта йогышлы авырулар хастаханәсенә укытучы һәм төрле сыйныфтан 15 укучы эләгүе билгеле. Аларның барысында да ротавирус йоктыру билгеләре бар, җиңелчә формада", - дип раслады Патяшина.

Кичәдән бирле белгечләр бригадасы әлеге мәгариф учреждениесендә һәм йогышлы авырулар хастаханәсендә төркем белән авыру йоктыру сәбәпләрен ачыклау буенча эш алып бара.

"Бу очракны китереп чыгаруга китерергә мөмкин булган тышкы мохит пробалары алынды. Шулай ук балалар дүшәмбе һәм сишәмбе ашаган азык-төлекнең тәүлек пробалары алынды, бүген дә алына. Моннан тыш, зарарсызландыру чаралары аларның лицей персоналы тарафыннан дөрес ясалуына ачыклау буенча тикшерелә. Лицейның азык-төлек блогында эшләүчеләр, педагоглар организмында эчәк инфекциясе булу-булмауга тикшерелә. Крандагы су да куркынычсызлыкка туры килү-килмәү мәсьәләсендә тикшерү уза", - диде Патяшина.

Болардан тыш, лицейда зарарсызландыру эшләре алып барыла - барлык сыйныф бүлмәләре һәм башка бүлмәләр авыру йоктырмаган балалар куркынычсызлыгы бәрабәренә эшкәртелә. Калган сәламәт балаларны педиатр вирус билгеләрен ачыклау буенча карый.

"Вазгыять контрольда. Беренчел нәтиҗәләр җомга көнне билгеле була һәм нәтиҗәләре хәбәр ителәчәк. Бүген ул җиңел формалы йогышлы авырулар клиникасы - балалар кичергән авыруның тышкы билгеләре буенча шулай", - диде Марина Патяшина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев