Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында вакытлыча транспорт хәрәкәте туктатылып тора
Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган йөгереш чарасы уңаеннан юл вакытлыча ябылып торачак.
6 май көнне 10.00 -13.00 сәгатьләр арасында Саба районының Казан - Шәмәрдән автомобиль трассасында 97 километрдан 107,4 километрга кадәр озынлыктагы юлда транспорт хәрәкәте туктатылып торачак. Бу хакта Татарстан Юл һәм транспорт хуҗалыгы министрлыгы хәбәр итә.
Юл Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган традицион йөгереш чарасы уңаеннан вакытлыча ябылып торачак.
Әйләнеп үтү өчен, төбәк дәрәҗәсендәге Казан - Шәмәрдән - Көек, Тимершык - Кызыл Мишә, Байлар Сабасы - Тимершык - Югары Симет - Алан һәм "Байлар Сабасына әйләнеп үтү" автомобиль юллары тәкъдим ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев