Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Казан аэропорты үз режимында эшли башлады

Һава шартларының бозылуы даими очышларны башкаруга комачаулаган.

(Казан, 5 февраль, "Татар-информ"). "Казан" халыкара аэропорты үз режимында эшли башлады . Шулай ук Татарстанның "Бигеш" һәм "Бөгелмә" аэропортлары гадәти ритмда эшли. Бу хакта Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Һава шартларының бозылуы "Казан" халыкара аэропорты эшчәнлегенә дә тәэсир итте. Аерым алганда, Шарджи, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдән булган рейслар запас аэродромнарга төшәргә мәҗбүр булды. Шулай ук берничә рейс туктатылган һәм тоткарланган.

Пассажирларны эчемлекләр, кайнар ризыклар белән тәэмин итүдә, кунакханәгә урнаштыруда авиакомпания вәкилләре шөгыльләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев