Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Игътибар: “Бал дигән саен баллана” акциясендә катнаш һәм бүләк от!

Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән, бик тиздән урмандагы тирән кар көртләре эченнән, ап-ак атларга җигелгән тарантасына утырып, Кыш бабай килеп чыгар да, таягын селтәп җибәреп, бар җиһанны сихри бер матурлыкка күмәр. Яңа ел бәйрәме ул күңелле сюрпризларга, көтелмәгән бүләкләргә бай. Без дә үзебезнең газета укучыларыбызга Яңа ел...

Яңа елга да санаулы көннәр калып бара. Тиздән, бик тиздән урмандагы тирән кар көртләре эченнән, ап-ак атларга җигелгән тарантасына утырып, Кыш бабай килеп чыгар да, таягын селтәп җибәреп, бар җиһанны сихри бер матурлыкка күмәр. Яңа ел бәйрәме ул күңелле сюрпризларга, көтелмәгән бүләкләргә бай. Без дә үзебезнең газета укучыларыбызга Яңа ел бүләге өләшергә булдык һәм "Бал дигән саен баллана" дигән өр-яңа акция игълан итәргә уйладык. Төп приз һәм кызыксындыру бүләкләре - бал һәм умартачылык продуктлары җыелмасы.

Әлеге акциянең шартлары бик гади. Бары тик 24 ноябрьдән ел ахырына кадәр киләсе ел өчен "Хезмәт даны" газетасына язылырга һәм квитанция күчермәсен гади яки электрон хат белән безнең адреска юлларга яисә квитанцияне алып килеп күрсәтергә генә кирәк. Акциягә 27 декабрьдә йомгак ясалачак.

Әлеге акциянең иганәчеләре - эшмәкәр, данлыклы умартачылар - бертуган Бариевлар. Алар Кукмарадагы үзәк базар павильонындагы 10нчы сату ноктасында ("Бал лавкасы"нда) һәм Степан Разин урамы, 25 йортта урнашкан "Умартачылык үзәге" ндә сыйфатлы бал һәм күптөрле умартачылык продукцияләрен - корт ипие (перга), прополис, пыльца һәм башкаларны тәкъдим итә.

Ни өчен көн саен бал ашарга кирәк?

Бал башка татлы ризыклардан тәме һәм сыйфаты белән бик аерыла. Әгәр гадәти шикәр кеше организмы тарафыннан авыр үзләштерелсә, бал, киресенчә, җиңел үзләштерелә. Кеше каны составында булган 24 микроэлементның 22се балда булуы исбатланган. Галимнәр бер тамчы балда кеше организмы өчен кирәк булган 70 төрле матдә булуын ачыклаганнар.

Балда булган азык антиоксидантлары - флавоноидлар организмны яман шеш күзәнәкләре барлыкка килүдән саклый, йөрәк эшчәнлеген көйли. Кардиологлар фикеренчә, йөрәге авырткан кешеләр 1-2 ай дәвамында көненә 50 грамм бал ашасалар, сәламәтлекләре яхшыруын сизәрләр.

Бал - ашказанының "дусты" дип тә әйтәләр, чөнки ашказанында, уникеилле эчәктә гастрит, җәрәхәт булганда аның файдасы зур. Ул бактерия һәм микробларны юкка чыгару сәләтенә ия, шуңа күрә иртән ач карынга суга болгатып эчү ашкайнату органнарында булган ялкынсыну-яраларның савыгуына китерә. Сулыш алу органнарының лайлалы тышчаларын йомшарту үзлегенә ия булганга күрә, аны йөткергәндә һәм тамак авыртканда кулланырга киңәш итәләр. Кандагы шикәр күләмен нормада тоту өчен дә нәкъ менә бал ашарга кирәк, чөнки андагы глюкоза һәм фруктозаның тигез күләмдә булуы бавыр эшчәнлегенә авырлык китерми.

Тире авыруларыннан, организм картаюдан да бал ярдәмгә килә. Тирегә сыланган бал кан һәм лимфа йөрешен яхшырта, бактерияләрне үтерә яки аларның таралуын чикли.

Бал - күңел төшенкелегеннән, соңгы вакытта халык телендә еш кулланыла торган хроник арыганлыктан дәва, шулай ук баш мие эшчәнлеген яхшырта.

Яхшы сыйфатлы бал һәм умартачылык продуктларын - корт ипие, прополис, түбәндәге адреслар буенча урнашкан кибетләрдән сатып ала аласыз.

Үзәк базар, сату павильоныныда 10нчы "Бал" сәүдә ноктасы.

Степан Разин урамы, 25 йорт, "Умартачылык үзәге"

Акцияне оештыручы - "Хезмәт даны" газетасы.

Акциянең сроклары - 24.11.2017-27.12.2017.


фото Таһир Бариев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев