Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Хезмәт даны” (“Трудовая слава”) газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Шәрипованың газета укучыларга мөрәҗәгате

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!

2018 елга аяк басканда, сезнең белән шатлыгыбызны уртаклашасыбыз килә: газетабызның тиражы сакланып калды, киләсе елга да "Хезмәт даны" яки "Трудовая слава" газеталары атнага ике тапкыр 6420 гаиләгә килеп торачак. Газетабыз белән элемтәләрне өзмәвегез, аның аша район тормышы белән танышып баруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Хезмәтебездә газета укучыларның зур ярдәмен, теләктәшлеген тоябыз. Район халкы актив булмаса, һәр тармакта эшләр гөрләп бармаса, журналистларга да "азык" җитмәс иде. Быел газетабыз юл төзелешен яктырту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, патриотик тәрбия бирү буенча һәм "Эколидер" конкурсларында җиңү яулаган һәм "ТАТМЕДИА" акционерлык җәмгыяте филиаллары арасында ел лидеры буларак танылган икән, моңа безнең - газета хезмәткәрләренең һәм сезнең - газета укучыларның уртак тырышлыгы кергән.

Газета - районыбыз көзгесе ул. Үзен чын кукмаралы һәм район патриоты итеп санаган һәр кеше киләчәктә дә бу "көзге"дән аерылмас дип ышанабыз. Якынлашып килүче Яңа ел белән сезне, дуслар! Яңа ел шатлыклы вакыйгаларга, көтелмәгән уңай сюрпризларга бай булсын, саулык-сәламәтлек белән, тормышыбыздан һәм башкарган эшебездән канәгать булып яшәргә язсын.

Гөлгенә ШӘРИПОВА, газетаның баш мөхәррире

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев