Бүген Кукмара мәчетендә мөхтәсибәтнең отчет җыелышы үткәрелде.
Әлеге чарада мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, төбәк казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев, Саба районы имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтовлар катнашты. Җыелыш алдыннан район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашу булды. Аннан соң очрашу мәчеттә дәвам итеп, мөхтәсибәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды, күпьеллык хезмәтләре өчен хәзрәт-абыстайларга бүләкләр тапшырылды, алдыгы елга план-бурычлар билгеләнде, дип хәбәр итте Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.


Нет комментариев