Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Районыбызның оешма-предприятиеләре Нурминкә яр буен җыештыруга үзләреннән зур өлеш кертә

Кукмарадагы Нурминкә елгасының яр буенда барган төзекләндерү эшләре турында газетабыз битләрендә күп яктырттык инде. Биредә чын мәгънәсендә зур күләмле эш башкарыла һәм яр буе күпләрнең яраткан ял итү урынына әверелде. Бүгенге көндә "Нурминкә яр буе" проектының соңгы аккордлары уйнатыла, ягъни барлык планлаштырылган эшләр дә тәмамлану алдында тора.

Соңгы атналарда әлеге төзелеш мәйданчыгында, "Строй-Гарант" оешмасы белән беррәттән, районыбызның оешма-учреждение хезмәткәрләре дә үзләреннән зур көч куеп, кулга-кул тотынып эшләде. Күмәк эш тау күчерә, дип элек-электән халык белми әйтмәгән. Авыл җирлекләре, район Башкарма комитеты, мәдәният бүлеге, спорт һәм яшьләр эшләре идарәсе, шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре һәм башкалар, көн саен бирегә эшкә килеп, агачлар кистеләр, транспорт үтә алмый торган урыннарга туфрак ташыдылар, чишмә һәм яр буен корыган тигәнәк, әремнәрдән чистарттылар. Соңгы вакытта бирегә утырткан агачлар, куаклар һәм чәчәкләр дә киләсе язга күтәрелеп китсә, Нурминкә яр буйлары һәм Җиңү паркы искитмәле матур булачак.

Әмма шул ук вакытта, инде узган гасырда ук төзелгән корылмалар шәһәребезне бер дә бизәми. Әйтик, икенче фоторәсемдәге ташландык кыяфәттәге әлеге базлар, төрле рәвештәге сарайлар, кош-корт асрый торган оялар тимер юл полотносы янәшәсендә урнашкан. Кукмарабыз буйлап үтеп киткән пассажирлар күңелендә шәһәребез начар тәэсирләр калдырмасын һәм, гомумән, яшәү урыныбыз төзек, матур, чиста булсын өчен андый корылмаларны сүтү, алар янәшәсендәге чокыр-чакырларны күмү, чистарту буенча шулай ук зур эш башланды. Бу күләмле эшне, әлбәттә, бер оешма гына башкарып чыга алмый. Бергә һәм бердәм булганда без әлеге авырлыкларны, киртәләрне, каршылыкларны да җиңәргә сәләтле.

Лилия НУРГАЛИЕВА тексты һәм фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев