Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Фото: Өлге авлынды скандинавча йөрергә өйрәнделәр

Соңгы елларда Кукмара районында Скандинавча йөрү аеруча киң таралды. Әлеге спорт төрен Өлге авылында да башлап җибәрергә уйладык.

Тормыш иптәшем белән бергә, иң беренче итеп, аның турында мәгълүмат тупладык, интернет челтәреннән берничә инструкторның видео курсын карап чыктык. Ә аннан соң, башкаларны да өйрәтергә дип, авылдашларны китапханәгә чакырдым. Аларны бу спорт төре белән тормыш иптәшем таныштырды, иң мөһимен - таякларны дөрес сайларга кирәклеген билгеләп үтте. Аннары фойеда берничә күнегү ясап караганнан соң, урамга чыктык. Беренче карашка җиңел генә булып тоелса да, әлегә ялгышлар күп, барлык кагыйдәләрен үтәп бетереп булмый. Шулай да скандинавча йөрү бик ошады. Иртәгә тагын күнегүләрне дәвам итәргә сүз куешып, өйләргә таралыштык.

Альбина САЛИХОВА, китапханәче

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев