Фото: Олыяз авылында ФАП куллануга тапшырылды
Авыл нәрсәдән башка яши алмый? Авыл кешеләренең сәламәтлеген кайгырту, беренче медицина ярдәме күрсәтү юнәлеше, әлбәттә, бу сорауга җавап булган исемлекнең башында тотыр иде.
Авылда медицина хезмәте күрсәтүнең иң беренче баскычы - фельдшер-акушерлык пунктлары төзү буенча республика программасы 2012 елда гамәлгә кергән иде. Шушы еллар эчендә районыбызда барлыгы 11 заманча, модульле ФАП төзелде. Быел исә Зур Сәрдек һәм Олыяз авылларында ФАПлар кулланылуга тапшырылды. Олыздагы яңа ФАП үзенең ишекләрен Яңа ел сәгате сугарга санаулы көннәр калып барганда ачты. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Сергей Димитриев, район үзәк дәваханәсенең баш табибы Равил Халиевлар да килгән иде. Алар үз чыгышларында барлык уңайлыклары булган бу бина халыкның сәламәтлеген күзәтеп тору өчен зур мөмкинлек тудырыр, авыл халкы бирегә килеп шифа алыр дип ышанычларын белдерделәр, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өндәделәр.
ФАПта үз эшләренең осталары, авыл халкының зур ихтирамын яулаган, кырык елга якын хезмәт стажлары булган Мөнирә Мәҗитова һәм Рәмзия Закировалар эшли. Алар барлыгы 1000нән артык кешегә (Түбән һәм Югары Казакларда яшәүчеләрне дә кертеп) хезмәт күрсәтә. Мөдир Мөнирә ханым һәм авыл халкы исеменнән Наҗия апа Якуповалар да үз чыгышларында җитәкчеләргә, төзүчеләргә, бу эштә катнашы булган һәркемгә ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.
Лилия НУРГАЛИЕВА, Эльвира МӨБАРӘКШИНА фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев