Фото: “Без – Россия гражданнары” конкурсында якташыбыз да катнашты
Казан шәһәрендә V республикакүләм "Без - Россия гражданнары!" дигән иҗади конкурсның җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Әлеге конкурста 40 районнан 300 катнашучы үзләренең иҗади эшләрен шигырь, рәсем, декоратив-гамәли иҗаты номинацияләрендә тәкъдим иттеләр. Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы үзәк сайлау комиссияе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов бүләкләде. Вахит авылы егете, Казан дәүләт мәдәният институты студенты Нияз Кәримуллин "Күңел һәм шигырь белән сайлап алабыз" номинациясендә җиңүче булды. Аңа диплом һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев