Физик затлар, шәхси эшмәкәрләр игътибарына!
10нчы районара салым хезмәте исегезгә төшерә: үткән елгы чор өчен физик затларның керемнәренә салым (3-НДФЛ) буенча декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшыру кирәк. Декларациядә: -милек сатудан (3 елдан ким вакыт шәхси милек булып торган очракта), -фатир, бүлмә, башка милекне арендага биреп торудан, -репетитор хезмәтеннән, -лотерея уенында һәм тотализаторда отудан, -бүләк алудан...
10нчы районара салым хезмәте исегезгә төшерә: үткән елгы чор өчен физик затларның керемнәренә салым (3-НДФЛ) буенча декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшыру кирәк. Декларациядә:
-милек сатудан (3 елдан ким вакыт шәхси милек булып торган очракта),
-фатир, бүлмә, башка милекне арендага биреп торудан,
-репетитор хезмәтеннән,
-лотерея уенында һәм тотализаторда отудан,
-бүләк алудан һәм башка чыганаклардан алынган керемнәр күрсәтелә.
Керемнән тотылып калынган салымны кайтару (вычет) өчен декларацияне исә ел дәвамында тапшырырга мөмкин.
Декларацияне тутырганда Россия Федераль салым хезмәтенең "nalog. ru" сайтындагы "Декларация 2015, 2014,2013" махсус компьютер программасыннан файдаланырга мөмкин. Физик затлар 3-НДФЛ буенча декларацияне Россия Федераль салым хезмәтенең "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" интерактив сервисы аша тутырып тапшыра алалар. Декларацияне 30 апрельдән соңга калып биргән затларга 1000 сумнан да ким булмаган штраф яный.
фото: https://im2-tub-ru.yandex.net/i?id=8333c8d3ce788d028ec9980d78ad5b93&n=33&h=215&w=384
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев