Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмараның кайбер йортларына капиталь ремонт төгәлләнеп килә

"Техстрой" җәмгыяте (җитәкчесе Ринат Ваһапов) 2006 елдан бирле Кукмарадагы күпкатлы йортларга капиталь ремонт үткәрә. Быел алар Нур Баян урамындагы 35, 37, Восточный урамындагы 29 йортларны яңартты. Иде ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

-Менә Нур Баян урамындагы 35 йортның балкон-лоджияләрен тышлап, керү фасадын буяп-агартып алсак, эшләрне билгеләнгән вакыттан алда төгәлләрбез дип торам, - дип каршы алды безне ширкәтнең баш инженеры, тәҗрибәле төзүче Илгиз Ибраһимов. -Түбә, җылыту системасы, канализация юллары тулысынча алмаштырылды. Инде торбалар череп интектермәс, полипропилиннан куйдык. Унитаз, юынгыч, савыт-саба югычларында яңага алмаштырдык. Подъезддагы ишек-тәрәзәләрне дә пластиктан эшләнгәненә алыштырдык. Восточный урамында канализация булмаган да икән - яңасын кордык, су юлы суздык, түбәсен алыштырдык, отмосткаларны тәртипкә китердек...
"Техстрой" егетләре поселокның 4нче номерлы мәктәбендә бик зур күләмле эш башкарганнар. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тырышлыгы белән өстәмә финанслауга кертелеп, аның түбәсе алыштырылган, җылылык системасын яңартылган, тәрәзәләр пластикка алышынган. Әле тагын диварларын агартып-буяп, электр уты линияләрен дә яңартып булса...
Төзүчеләр көнен дә бәйрәм итеп түгел, эш урыннарында киеренке хезмәт белән каршылый бу тармак хезмәтчәннәре. Алар салган һәр нигез ташы, ябылган яки яңартылган түбә, калкып чыккан диварлар тормышыбызны бизәү, халыкның яшәеш шартларын яхшыртуга хезмәт итә.
Азат САБИТОВ.
Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X