Хәбәрләр

Безне гаепләмәгез

Бу атнада һава торышында әлләни үзгәрешләр көтелми. Иртәгә көндез бераз кар явуы ихтимал, 1 градус җылылык сакланачак. Кичкә 2 градуска кадәр суытачак. Атнаның калган көннәрендә безне болытлы һава көтә, көндезге температура җомга көнне +2 булса, якшәмбедә 0 градуска гына калачак. Кичләрен 2, 3 градус салкынлык күзәтеләчәк. Һәрхәлдә, синоптиклар шулай хәбәр...

Бу атнада һава торышында әлләни үзгәрешләр көтелми. Иртәгә көндез бераз кар явуы ихтимал, 1 градус җылылык сакланачак. Кичкә 2 градуска кадәр суытачак. Атнаның калган көннәрендә безне болытлы һава көтә, көндезге температура җомга көнне +2 булса, якшәмбедә 0 градуска гына калачак. Кичләрен 2, 3 градус салкынлык күзәтеләчәк. Һәрхәлдә, синоптиклар шулай хәбәр итә. Аларга ышансаң, ноябрь аенда да шушындый җылы һава сакланачак. Шулай итеп, туннарыгызны шкафтан чыгарырга ашыкмагыз әле. Ә инде кинәт суытып җибәрә икән, безне гаепләмичә, барлык дәгъваларны синоптикларга белдерерсез.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев