Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Березнякта яңа су башнясы куйганнар

Березняк авылында яшәүче Рәйханә Шәмсетднова хәбәр итүенчә, авылның югары очында яшәүчеләр җәй көннәрендә суга тилмерә торган булганнар. Ә бу көннәрдә биредә яңа башня сафка баскан. Хәзер су барлык йортларга да көне буе килә икән. - Бу эштә күп көч куйган авылыбыз җирлеге башлыгы Альбина Сибгатуллина һәм хезмәте кергән барлык кешеләргә...

Березняк авылында яшәүче Рәйханә Шәмсетднова хәбәр итүенчә, авылның югары очында яшәүчеләр җәй көннәрендә суга тилмерә торган булганнар. Ә бу көннәрдә биредә яңа башня сафка баскан. Хәзер су барлык йортларга да көне буе килә икән.

- Бу эштә күп көч куйган авылыбыз җирлеге башлыгы Альбина Сибгатуллина һәм хезмәте кергән барлык кешеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Барысына да тазалык-саулык, эшләрендә уңышлар, имин тормыш телибез, - ди югары оч халкы исеменнән Рәйханә Шәмсетдинова.

фото: http://images.yandex.ru/yandsearch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара Березняк тарих

erid: 2VtzqxWHLUk