Хәбәрләр

Бердәм кайнар линия көне уздырыла

Иртәгә, 17 майда, Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә гражданнар өчен кайнар линия телефоннары хезмәт күрсәтә. Бу көнне республика халкы әлеге хезмәт аша гадиләштерелгән рәвештә күчемсез милеккә хокук теркәү ("Дача амнистиясе"), дәүләт пошлинасы күләме, аның срогы һәм башка мәсьәләләр турындагы сорауларына җавап таба алачак. Кайнар линия телефоннары 8:00-17:00 сәгатьләрдә...

Иртәгә, 17 майда, Росреестрның Татарстан буенча идарәсенең барлык территориаль бүлекләрендә гражданнар өчен кайнар линия телефоннары хезмәт күрсәтә.

Бу көнне республика халкы әлеге хезмәт аша гадиләштерелгән рәвештә күчемсез милеккә хокук теркәү ("Дача амнистиясе"), дәүләт пошлинасы күләме, аның срогы һәм башка мәсьәләләр турындагы сорауларына җавап таба алачак. Кайнар линия телефоннары 8:00-17:00 сәгатьләрдә эшли. Казанлылар (843) 255-25-71 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. Моннан тыш, сорауларыны идарәнең Үзәк аппаратына шалтыратып, Росреестрның ТР буенча идарәсенең физик затлар хокукларын теркәү бүлеге җитәкчесе урынбасары Динә Җантимеровага да биреп була.

Кайнар линия телефоннары Идарәнең рәсми сайтында (rosreestr.tatarstan.ru) Граҗданнар мөрәҗәгате - Кайнар линия бүлегендә бирелгән.

http://intertat.ru


Нет комментариев